Иң яхшы академик төркем Санкт-Петербургта
Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең "Иң яхшы академик төркем" исеменә ия булган 10.2-002 нче төркем студентлары 25-28 нче сентябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә булып кайтты.
2023 нче елның 31 нче май көннендә алар КФУның “Иң яхшы академик төркем” бәйгесендә көч сынашып, җиңүгә ия булганнар иде.
Сәяхәт алдан төзелгән маршрут буенча барды. Салкын, яңгырлы көннәре белән танылган Санкт-Петербург шәһәре үзенең кунакларын кояшлы матур һава торышы белән каршы алды һәм ялларыбызның бер генә көнендә дә яңгыр яумады.
Дүрт көн дәвамында студентлар Санкт-Петербургның истәлекле урыннарында булды, аларның тарихы белән танышты. Беренче көн Спас на Крови, Михайловский замок, Казан, Петропавловск, Исаакиев Соборларындагы экскурсиягә багышланды. Һәр бинаның эченә кереп карау, үз күзләрең белән аның гаҗәеп архитектурасын күрү, тарихы турында кызыклы мәгълүматлар ишетү студентларны гүя бөек патшалар яшәгән чорга алып кайтты. Киләсе көнне сәяхәт Кышкы сарай, Эрмитаж, Александровская колонналарын карау белән дәвам итте. Кичке Питерда Нева буйлап теплоходта йөрү дә сәяхәтнең бер күңелле истәлеге булып калды. Сәяхәтнең тагын бер истә калган өлеше – Петергоф, Кронштадт шәһәрләрен күрү булды.
Санкт-Петербургка сәяхәт, һичшиксез, төркем өчен яңа хатирәләргә бай булды. Һәр студент әлеге шәһәр турында уңай фикер, җылы хисләр белән кайтуында шигем юк. Санкт-Петербург шәһәренең кадерле кичләре әле безнең күңелләрдә бик озак сакланыр.
Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова, Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов
Последние новости:
Курс на Альфа: как педагоги дополнительного образования обновляют практики в сфере искусства
02.02.2026
Вузы – для фронта!
02.02.2026
14 февраля состоится гонка «Лыжня России»
02.02.2026
Завершилась серия заседаний кафедр Высших школ ИФМК КФУ
30.01.2026
В ИФМК КФУ прошло заседание кафедр ВШЗФиМК
30.01.2026
