ИФМК КФУ мөгаллимнәре татар галимнәренең каберләрен зиярәт кылды һәм рухларына дога укыды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре белән Казан университетының Татар бүлеге тарихында зур эз калдырган профессор, доцентлар, өлкән укытучыларның каберләрен зиярат кылып, чистартып, рухларына дога укыдылар. Әлеге чара университетта Татар бүлегенең 80 еллыгы кысаларында үткәрелде.
«Укытучыларыбыз, бигрәк тә ветеран укытучыларыбызга рәхмәтлебез. Дистә елдан артык без зиратларга чыгып, элекке буын укытучыларының каберлекләрен табабыз, чистартабыз, чәчәкләр утыртабыз. Шушы рухта яшьләрне, студентларыбызны тәрбиялибез. Алга таба да яшьләребез зиратларга килеп, галимнәребезне искә алырлар, дигән өметтә яшибез», – диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов.
«Әлеге чараның төп миссиясе – галимнәребезнең каберләрен барлау. Без барыбыз да фани дөньяда вакытлыча гына. Ул татар халкының акылына салынган гамәл: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» (Шәүкәт Галиев). Галимнәребезнең каберләрен карап, чистартып чыгу күңелебезгә беркадәр җылылык бирде», – диде Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.
«Бу – кирәкле эш. Зыялы кешеләребезнең күбесенең туганнары да юк. Укытучылар гына түгел, укучылар, студентлар белән эшләргә тиешбез, чөнки шулай итеп хәтер торгызыла. Бу эшне без үзебез өчен башкарабыз. Без кешене истә тотканда ул яши. Саваплы эштә һәркем катнашырга тиеш дип уйлыйм. Догада булыйк», – диде КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова.
Университет мөгаллимнәре Яңа татар бистәсе зиратында Рабига Хәкимова, Миркасыйм Госманов, Диләрә Тумашева, Мөхетдин Корбангалиев, Флера Сафиуллина, Зөһрә Вәлиуллина, Зәет Мәҗитов, Мөхәммәтхан Фазлуллин, Каюм Насыйри, Хәмит Ярми, Гөлчәчәк Әдһәмова, Лия Шакирова, Әнвәр Әфләтунов һ.б. каберләрен зиярәт кылды.
Алга таба коллектив Мөселман зиратында Фәһимә Хисамова, Сәгадәт Ибраһимов, Мирфатыйх Зәкиев, Җәмил Зәйнуллин, Резеда Ганиева, Фәрит Хатыйпов; Коры елга зиратында Альберт Яхин; Дәрвишләр бистәсе зиратында Марат Сәгыйтов, Мостафа Ногман; Курган зиратында Венера Гарипова; Киндери зиратында Клара Зиннәтуллина; Самосырово зиратында Алмазия Нуриева һ.б. каберләрне зиярәт кылды.
Татар-информ
Последние новости:
Ушел из жизни старший преподаватель Казанского университета Ильдар Сафин
05.09.2025
Беслан как часть большой памяти: свидетельство из «Города ангелов»
04.09.2025
В ИФМК КФУ прошла лекция по адаптации для иностранных студентов
04.09.2025
Современные дошкольники и искусственный интеллект: создаем книги по-новому
04.09.2025
Артём Третьяков рассказал студентам-филологам о трендах в медиа и карьерных перспективах
04.09.2025