«Илһам» бәйгесе: йолдызлы киләчәккә юл салучылар...
Экспертлар комиссиясе сайлаган 300 эш арасында Башкортостан, Чувашия, Мордовия, Ульяновск, Пенза, Оренбург өлкәләреннән килгән 25 яшь автор да бар
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тарафыннан оештырылган «Илһам» бәйгесе иң кызыклы әдәби проектларның берсе. 2025 елда, конкурсның беренче этабында 680гә якын эш — шигърият, проза, драматургия һәм публицистика юнәлешләрендә кабул ителде. Экспертлар комиссиясе сайлаган 300 эш арасында Башкортостан, Чувашия, Мордовия, Ульяновск, Пенза, Оренбург өлкәләреннән килгән 25 яшь автор да бар.
14 март көнне Мөслим районында бәйгенең икенче этбы башланып китте. 17 март – Арча, соңрак, Казан, Чаллы һәм Чистай шәһәрләрендә финалга сайлап алулар узачак. Мөслим һәм Арчада узган очрашуларда бәйгенең жюри рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Марат Закир, Рәдиф Сәгъди, Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы хезмәткәре Зульфия Закирзянова катнашты. Очрашу барышында алар яшь язучыларга сюжет, образ, конфликт, шигъри алымнар турында “серләр” белән дә бүлештеләр.
“Бездә талантлы шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар үсә. Аларны танып, дөньяга чыгару – безнең бурычыбыз ул”, — ди бәйгенең жюри рәисе Ләйлә Минһаҗева.
Минһаҗева Ләйлә Ихсановна
Последние новости:
Победители конкурса на получение повышенной государственной академической стипендии
19.02.2026
«Воплотим вашу идею в реальность»
18.02.2026
«О Казани» – конкурс короткого рассказа для иностранных студентов! Церемония награждения!
18.02.2026
Молодые исследователи ИФМК КФУ получили научную премию
18.02.2026
Старостат: итоги научной деятельности, планы на предстоящий период
18.02.2026
