Институтка “Асылташ” Сәләт мәктәбе укучылары килде
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Сәләт” яшьләр үзәге һәрвакыт үзара теләктәшлектә эшли
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Сәләт” яшьләр үзәге һәрвакыт үзара теләктәшлектә эшли.
2 февраль көнне институтның күпфункцияле “Дулкын” студиясенә “Асылташ” Сәләт мәктәбе укучылары килде. Алар уку йорты белән таныштылар һәм “Дулкын” студиясендә “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырылучы “Сәмрух” ел премиясе тапшыру тантанасында күрсәтер өчен махсус видео төшерделәр. “Сәмрух” ел премиясе – нәтиҗәләр ясау ноктасы. Анда ел дәвамында “Сәләт”не үстерүгә көч куйган шәхесләрне, командаларны барлыйлар. Әлбәттә, бу премияне алучылар арасында безнең студентлар да булыр дип ышанабыз. Чөнки Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары “Сәләт” хәрәкәтендә актив катнаша.
Чыганак: “Дулкын” һөнәри үсеш үзәге
Последние новости:
Раис Татарстана открыл научно-образовательный центр "Белем" в ИФМК КФУ
13.08.2025
Ушел из жизни заслуженный профессор Казанского университета Геннадий Николаев
09.08.2025
Студентка ИФМК КФУ на Всероссийском интенсиве «Точка будущего»
08.08.2025
Встречи Радифа Замалетдинова со стобалльниками дали результат
07.08.2025
Сердца Летнего университета
05.08.2025