Институтыбызда әдәбият галиме, Казан университеты мөгаллиме, классик язучы Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу уңаеннан чара булып узды
Мөхәммәт Мәһдиевне искә алуга багышланган чара гаҗәеп җанлы, җылы, якты булып күңелләрдә калыр
Әдәбият галиме, Казан университеты мөгаллиме, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевнең вафатына 14 июньдә 30 ел була. Шул уңайдан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә язучының “Кеше китә – җыры кала” повесте нигезендә төшерелгән шул исемдәге кинофильм буенча сөйләшү булды. Cөйләшүгә кинофильмның режиссеры Александр Далматов, төп рольне башкарган актер Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, язучының кызы Гәүһәр Мәһдиева чакырулы иде. Очрашуга кызыксынып татар теле укытучылары, язучының туганнары, әдип Рифат Җәмал да килгән иде.
Студентларыбыз – булачак журналистлар, укытучылар алдан әсәрнең язылу тарихы белән таныштылар. Аннары режиссер кинофильмны төшерү тарихы, нечкәлекләре белән таныштырды. Сөйләшүгә Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Гәүһәр Мәһдиевалар катнашып, әсәр белән фильм арасындагы уртак һәм аермалы яклар турында гәпләштеләр. Лаеклы ялдагы укытучыбыз Роза Әмин кызы Асылгәрәева әдипнең үзен дә, иҗатын да тирәннән белүче мөгаллимә буларак шактый кызыклы сораулар бирде.
Очрашу ахырында институтыбызның “Мизгел” студентлар театры М.Мәһдиевнең юбилее һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаенннан эшләнгән “Без -кырык беренче ел балалары” повестеннан өзек күрсәттеләр.
Әдәбият галиме, Казан университетының татар әдәбияты кафедрасының кабатланмас затлы мөгаллиме, классик язучы Мөхәммәт Мәһдиевне искә алуга багышланган чара гаҗәеп җанлы, җылы, якты булып күңелләрдә калыр.
Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы доценты, студентларның «Рухият» түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Расил кызы Гайнуллина
Последние новости:
В ИФМК КФУ погрузились в кофейную культуру Китая: второе заседание клуба китайского языка объединило ценителей языка и кофе
27.03.2026
26 марта 2026 года в Институте филологии и межкультурной коммуникации КФУ состоялись защиты диссертаций в диссовете КФУ.058.2
27.03.2026
Иностранные студенты ИФМК приняли участие в проекте «Россия открывает двери»
27.03.2026
Важный разговор о безопасности: в ИФМК состоялся кинопоказ документального фильма «Предательство»
27.03.2026
Интеграция искусственного интеллекта и цифровых технологий в современное иноязычное образование
27.03.2026
