Исемең матур, кемнәр куйган? | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

Исемең матур, кемнәр куйган?

Филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Вәлиева Миләүшә Зәки кызы белән очрашу

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы кысаларында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән студентлар фәнни түгәрәгенең чираттагы утырышы булды.

Студентлар белән очрашуга филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Вәлиева Миләүшә Зәки кызы килде. Әлеге чарада татар филологиясе һәм журналистика, педагогик белем бирү белгечлегенә укучы студентлар катнашты.

М.З. Вәлиева чыгышын гомуми лингвистика бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләү белән башлап җибәрде. Алар тел белемен тарихи аспектта, ягъни XI гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсешен, телнең хәзерге проблемаларын өйрәнәләр. Әлеге өлкәләргә бәйле күптөрле фәнни хезмәтләр бастырып чыгаралар. Мисал өчен, соңгы елларда «Татар әдәби теле тарихы» (I т. – 2015, II т. – 2017, III т. – 2019 (1 кис.), 2020 (2 кис.)) иң тулы, ил саллы хезмәт булып тора. Галимә эш барышында кулъязмаларны өйрәнү һәм анализлауның бик авыр хезмәт булуын ассызыклап узды.

Миләүшә Зәки кызы – ономастика өлкәсендәге белгеч. Ул 2007 нче елда Гомәр Фәизович Саттаров җитәкчелегендә «Татар хатын-кыз исемнәрен тарихи-лингвистик яссылыкта өйрәнү» дигән  темага диссертация яклаган. Галимә әйтүенчә, ономастика, тел белеменең башка өлкәләре белән чагыштырганда, иң актив үсә торган тармак булып тора. Үзенең чыгышында Миләүшә Зәки кызы татар кеше исемнәренең килеп чыгышына, аларның мәгънәләренә һәм хәзерге көндә балага исем кушуга бәйле кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты. Безнең исемнәребезнең күбесе борынгы төрки катламга барып тоташа (Айсылу, Аксылу, Арслан), шулай ук гарәп-фарсы (Әминә, Мөхәммәт, Сабир, Рәисә, Асия), рус (Люция (революция сүзеннән алынган), Вилута, Лениза) һәм европа телләреннән (Элеонора, Земфира, Белла, Лиана, Рита) килеп, татарларда актив кулланылучы исемнәр шактый.

Миләүшә Зәкиевна исемнәрнең мәгънәләренә игътибар бирү бик мөһим икәнен искәртеп үтте. Бүгенге көннең төп проблемасы – әти-әниләр үз исем-фамилияләрен кыскартып яки беренче иҗекләрен алып, яңа исемнәр ясыйлар. Шулай итеп, телебез мәгънәләре булмаган исемнәр белән чуарлана. Бу исә, татар исемнәре сүзлеге төзегәндә шактый кыенлыклар тудыра. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә ономастика өлкәсендәге эшләүче галимнәр тарафыннан шактый саллы “Татар исемнәре сүзлеге” эшләнеп килә.

Исемнең мәгънәсе кеше тормышына ничек тәэсир итә? Без бу сорауга җавап бирергә тырыштык. Әмма төгәл, дөрес җавап юк. Галимнәрнең төрлесе төрле фикерне дәлилли: кемдер мәгънәсез исемле кешеләр психик авыруларга дучар булалар ди, ә кемдер әлеге бәйлелекнең бөтенләй юк икәнен әйтә.

Миләүшә Зәки кызы чыгыш ахырында кытай халкының бик матур бер гыйбәрәсен китерде: начар язмыш белән туу куркыныч түгел, ә мәгънәсез исем белән яшәү коточкыч. Бу гыйбарәнең никадәр тирән мәгънәгә ия булуына инанасың. Шуңа да балаларга исемнәрне үзебез уйлап түгел, ә сүзлекләрдән матур һәм мәгънәлеләрен кушсак иде!

Әлеге очрашу һәрберебез өчен гаять файдалы һәм кызыклы булды. Очрашу ахырында кунагыбыз Миләүшә Зәки кызына олы рәхмәтебезне белдердек һәм киләчәктә фәнни эшендә уңышлар теләдек.

 

Мәгълүматны 1 курс студенты Әнвәр Мөхетдинов һәм студентлар фәнни түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.