“Күңелләрдә аккош булып йөзәсең” | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

“Күңелләрдә аккош булып йөзәсең”

Фатих Кәримгә багышланган “Күңелләрдә аккош булып йөзәсең” әдәби-музыкаль кичә узды

22 нче апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә белем алучы 3 курс, 10.2-202 нче төркем студентлары, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин, доцент Каюмова Гөлүсә Фәрит кызы җитәкчелегендә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиядә Фатих Кәримгә багышланган “Күңелләрдә аккош булып йөзәсең” әдәби-музыкаль кичәненең бәхетле тамашачылары булды. Гимназия укучылары чарага җитди әзерлек күрсәттеләр. Алар Фатих Кәримнең тормыш юлы белән кыскача таныштырдылар, атаклы сугышчы-шагыйрьнең ялкынлы шигырьләрен укулары да бәйрәмгә ямь өстәде.

Кичәнең мәртәбәле кунагы – профессор Фоат Галимуллин чыгышы танып белү җәһәтеннән генә түгел, хисси тәэсир итү ягыннан да онытылмаслык булды. 1941 елны дөньяга килгән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган атасын күрү бәхетеннән мәхрүм булган, ачлык, авырлык, авыр хезмәт кебек сугышның кырыс реалияләрен үз җилкәсендә – әле бала гына булган җилкәләрдә татыган шәхес үзе дә күз яшьләрен тыя алмады, тамашачыларны да елатты. Юк, үкенү, ачыну гына түгел иде бу күз яшьләрендә, әти дип аваз ачарга тилмереп тә, шушы сүзне әйтә алмаган балаларның әрнүен җыйган иде бу яшьләр.

Кичә “Ак чәчәкләр” җырына гимназиядә укучы 8 А сыйныф кызлары башкаруындагы бию белән тәмамланды. Кичә тәмамланса да, күңелдә кузгалган хис өермәсе әле озак һәрберебезне дулкынланып торгандыр. Фатих Кәрим иҗатына соклану, батыр сугышчы-шагыйрь белән горурлану хисе милли тойгылар белән дә кушылгандыр, дип уйлыйбыз. Бөек Ватан сугышы турындагы уйланулар да күңелне биләп алды. Сугыш белән күзгә-күз очрашкан шәхесләребез елдан-ел кимеп бара. Тере хәтер әкренләп юкка чыга бара. Исән чакларында кадерләп, хәлләрен белеп, ярдәм итеп, алардан булдыра алганча мәгълүмат алып калыйк, хәтерне саклыйк. Аны киләчәк буынга тапшыру­ – безнең бурычыбыз. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде!

Шушындый матур чараны оештырган 17нче гимназия коллективына, укучыларга олуг рәхмәтебезне җиткерәбез! Үткәнне хәтерләгән халыкның киләчәге бар, диләр. Бу көн, бу чараның, үсеп килүче буында да, үзебездә дә тарихи хәтерне яңартырга, димәк ки, киләчәгебезгә сукмак салырга ярдәм итүе шәхсән миндә бәхәс тудырмый.

 

Источник: татар татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Г.Ф.