«Кадрлар резервы» республикакүләм бәйгесендә безнекеләр
Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студенты Сәимә Шаһиәхмәтова катнашып, җиңү яулады
Кичә, ягъни 26 нчы сентябрь көнне, 2024 нче елгы «Кадрлар резервы» республика проектының җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге 15 нче тапкыр үткәрелүче республикакүләм бәйгедә Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студенты Сәимә Шаһиәхмәтова катнашып, җиңү яулады.
Әлеге проект үз эшен март аенда ук башлап җибәрә. Бөтен Татарстан буенча йөзләгән катнашучы 5 этаптан торган бәйгедә көч сынаштылар, укыту программасын үттеләр, шулай ук үз проектларын гамәлгә ашыру өстендә эшләделәр. 26 нчы сентябрь көнне исә бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков бүләкләде. Безнең Югары мәктәбебез студенты Сәимә Шаһиәхмәтова бәйгегә ныклап әзерләнгән. «Мин куелган максатка ирешүемнән үз-үземнән канәгатьлек тоям. Мин барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп эшләдем, шуңа күрә бу миңа җиңүгә ирешергә ярдәм итте дип уйлыйм» — дип, җиңүенең серләре белән бүлеште Саимә.
Без исә Саимәне олы җыңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңа үрләр, яңа җиңүләр яулавын теләп калабыз.
Чыганак: 5нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,
Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов
Последние новости:
В ИФМК КФУ завершился цикл тренингов
17.12.2025
В ИФМК КФУ стартовал проект «Наука на все 100»
17.12.2025
Хатип Миннегулов удостоен премии «Татары года – 2025»
17.12.2025
Радиф Замалетдинов награжден Почетной грамотой Президента Академии наук РТ
17.12.2025
В ИФМК КФУ кубок Гран-при Российской Студенческой весны 2025!
17.12.2025
