Камера, мотор, башладык: булачак журналистлар телевидение серләрен ача
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының студентлары экскурсиядә булып кайтты.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, җурналистика” юнәлешендә белем алучы 10.2-401 төркем студентлары “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә экскурсиядә булып кайтты. Биредә алар әлеге оешманың күпкырлы эшчәнлеге, төбәк телевидениесе тарихы һәм телевидение хезмәткәрләренең эш урыннары белән таныштылар. Булачак журналистлар тапшырулар әзерләнә торган монтаж бүлмәләрен, тавыш яздыру студиясен, яңалыклар чыгару павильонын карадылар. Телетапшырулар әзерләү барышын сәхнә арты күзлегеннән күрү тележурналистларның эш процессын күзаллау өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Эшләре тыгыз булуга карамастан, журналистлар кунакларны җылы каршылап, үз һөнәрләренең нечкәлекләре, уңай һәм тискәре яклары турында сөйләп алдылар, студентларның сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Очрашу бик рәхәт һәм ихлас атмосферада узды. Шушы матур хатирәләрне мәңгеләштереп, заманча җиһазландырылган тапшырулар төшерү студиясендә фотоларга төшү – иң кызыклы мизгелләрнең берсе булды.
Әлеге экскурсия булачак журналистлар өчен бик файдалы һәм кызыклы тәҗрибә дип саныйбыз, чөнки ул белем-күнекмәләрне ныгытырга, сайлап алган һөнәрне тирәнрәк аңларга, аның күптөрле үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә.
Экскурсияне оештырырга мөмкинлек биргән өчен “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчелегенә, экскурсияче Регинага, журналистларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
10.2-401 төркем, Илүзә Минһаҗева, фото: Азалия Даутова, куратор: Сәлахова Рүзилә Рәшит кызы
Последние новости:
«Лингвистика. Идеи. Лидерство». Гость встречи – Бобохонов Камолиддин Нуриддин угли!
04.03.2026
Камера, мотор, башладык: булачак журналистлар телевидение серләрен ача
04.03.2026
Состоялось возложение цветов к мемориальной доске татарского писателя-прозаика
03.03.2026
В ИФМК КФУ прошло торжественное мероприятие по 180-летию Жамбыла Жабаева
03.03.2026
Абитуриентов познакомили с программой магистратуры
03.03.2026
