Каюм бабай эзләреннән... | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

Каюм бабай эзләреннән...

Студентлар һәм остазлар үзара көч сынаштылар

Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Чираттагысы кичә, 17 февраль көнне үткәрелгәне, иң кызыклы һәм мавыктыргычы булгандыр, мөгаен. Бу – татар мәгърифәтчесе, педагог һәм энциклопедист галим Каюм Насыйриның тормышы, эшчәнлеге һәм «Иршад Әл-Әтбиха иля Истихдар Әл-Әтгимә» (Пешекчегә ризык әзерләү өчен үгет-нәсихәт) китабы буенча оештырылган кейс-стади иде. Чарада катнашучылар, чакырылган кунакларны Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов сәламләде: ул Филология һәм мәдәниятара институында мәшһүр Каюм Насыйрига багышланган күптөрле чараларның  әһәмиятен ассызыклады. Алга таба Каюм Насыйри институты җитәкчесе, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова сүз алды: ул  күренекле татар мәгърифәтчесенең  күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде һәм бүгенге көнгә кадәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты.

Чараның төп оештыручылары – гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары Раушания Сәгъдәтҗан кызы Нурмөхәммәтова һәм Гөлнара Фәндәс кызы Җамалетдинова кейс-стадиның шартлары белән таныштырдылар. Уен шартлары буенча, 10.2-401 нче төркем студентларыннан торган “Каюм оныклары” командасы белән гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы укытучыларының “Әнмүзәҗ” (үрнәк, өлге) командасы үзара көч сынашырга тиеш. Берничә турдан торган бәйгедә Каюм Насыйриның тормышын төрле яктан яктырткан кызыклы сораулар яңгырады. Командаларның төгәл, җитез һәм дөрес җаваплары “насумнар” (Насыйри  акчалары) белән бәяләнде.

Бәйге бик җанлы барды. Оештыручылар сорауларның төрледән төрлесен яудырып кына тордылар, җавап биргәндә студентларыбыз да остазлардан калышмаска тырыштылар.

Җанатарлар да, үз көчләрен сынап, командаларга мөмкин кадәр ярдәм итеп утырдылар, алар арасында татар теле белеме кафедрасы укытучыларының булуы да сөендерде. Ике этап арасындагы музыкаль тәнәфесләр командаларга ял итеп алу мөмкинлеге бирде, чарада яңгыраган милли көйләр ямь өстенә ямь булды.

Командаларны бәяләү өчен чакырылган жюри әгъзалары да бик мәртәбәле шәхесләр иде. Хөкемдар вазифасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, шагыйрә һәм  Казан шәһәрендәге күпсанлы ресторан һәм кафелар хуҗасы, эшмәкәр Равилә Шамил кызы Шәйдуллина белән Каюм Насыйри институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор  Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова  булды.

Бәйге дустанә рухта тәмамланды: Каюм Насыйри рецептлары буенча әзерләнгән ризыклардан торган чәй табыны ике команданы кабат  берләштерде, алар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Күңелләрдә якты хисләр калдырган әлеге чара онытылмаслык матур хатирә буларак сакланыр. Катнашучылар әнә шундый тойгылар һәм алга таба да бөек шәхесләребезгә багышланган мондый чаралар дәвамлы булыр, дигән ышаныч белән таралыштылар.

 

Чыганак: 10.2-401 нче төркем студенты Камилә Гыйлаҗиева.

Куратор: Р.Р. Сәлахова.