Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә язучы Ландыш Әбүдарованың «Умарта» китабы тәкъдир ителде
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә «Рухият» фәнни түгәрәге кысаларында танылган язучы, журналист һәм әдәбият белгече Ландыш Әбүдарованың «Умарта» (2025) китабын тәкъдир итү булып узды.
Язучы, әдәбият белгече, журналист Ландыш Әбүдәрова (Фәезова) тумышы белән Татарстанның Актаныш Районы Карт авылыннан. Татар Суксуы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты, тарихы факультетында белем ала.
Ландыш Әбүдәрова 2004-2010 елларда Уфада чыга торган «Кызыл таң» газетасында хәбәрче, мөхәррир булып эшли. 2010-2011 елларда Казанда «Азатлык» радиосында, «Идел» журналында эшләгәннән соң, «Сөембикә» журналына күчә. Анда бүлек мөхәррире вазыйфасын башкара. 2019 елдан «Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип.
Әдәбият белгече Ландыш Фәезова 2017-2020 елларда Казан федераль университеты аспиранты. Югары мәктәп мөгаллиме, дигән белгечлек ала. Аспирантурада укыганда ул Миргазиян Юныс иҗатын өйрәнә, РФФИ грантында катнаша (2019), «Культурный код в русской и татарской литературах второй половины ХХ века» (2020) фәнни хезмәтенең бер авторы.
Язучы Ландыш Әбүдәрова бүгенге көндә 3 әдәби китап авторы. 2018 елда аның «Мандариннар», 2019 елда «Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы», 2025 елда «Умарта» китабы дөнья күрә. Ландыш Әбүдарова – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исесмендәге бүләк иясе (2026).
Очрашуны алып баручылар – Вахитов Айзат һәм Исмәгыйлева Диана язучының иҗат юлына күзәтү ясадылар.
Айзат Вахитов әдибәнең иҗат турындагы карашларына тукталды. Ландыш Әбүдарова үз әңгәмәләрендә еш кабатлый:
«Прозада минем өчен Әмирхан Еникинең Акъәбие, Аяз Гыйләҗевның Бибинуры, Фоат Садриевның Нуриәсмасы, Габдрахман Әпсәләмовның Гөлшаһидәсе әлегәчә чишә алмаган сер булып кала. Мин боларга фәлсәфә фәнендә дә тулы җавап таба алмадым. Дарвин теориясен өйрәтә башласалар, күз алдына Бибинур килеп баса. Дөнья нәкъ менә Бибинур кебекләргә, аларның ярату көченә тотынып торадыр кебек».
«Умарта» китабына җиде әсәр кергән, китап шул исемдәге роман белән ачыла. Әдәби кичә барышында язучының әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Сираҗиева Сәрия, Хөснетдинова Айзилә, Мирзетҗанова Рилия, Фәритов Артур һәм Газизуллин Кәрим үзләренең оста башкаруында әсәрләрдән иң тәэсирле өзекләрне тыңлаучыларга җиткерде.
Айзат Вахитов билгеләп үткәнчә, Ландыш Әбүдарованың «Умарта» романында 7 архетип бар, шуларның иң мәгълүме — ана архетибының яңача укылышы Нәфисә образы. Айзилә Хөснетдинова әсәрдән өзекне укып, залдагыларның игътибарын җәлеп итте.
Язучы Ландыш Әбүдарова язучылар дөньяны үзгәртергә сәләтле, дигән фикердә тора. Бер әңгәмәсендә ул болай ди:
«Без үзебезгә шундый йөкләмә алмый торып, әйбәт әсәрләр тудыра алмаячакбыз. Ул бит җаваплылык. Ә шул ук вакытта җаваплылыктан качу нәрсәгә китерә инде? Бервакытта да аның ахыры яхшы тәмамланмый. Язучы дөньяны ничек итеп үзгәртә ала? Үзгәртә алган бит инде ул. Мәсәлән, Кол Гали. Аның янында меңнәрчә язучы, иҗатчы булган. Шуңа күрә саннан сыйфатка әйләнеп, Кол Галидан камил әсәр калган. Казан ханлыгы алынганнан соң, татар дөньясында ниндидер бер бикләнгәнлек, йомылып яшәү чоры булып ала. Шуннан соң Мәүлә Колый килеп чыга. Утыз-Имәнидән, Габделҗаббар Кандалыйдан ниндидер бер уяну башлана. Алар дөньяны үзгәртергә кирәклеген аңлыйлар. Шуннан Каюм Насыйри килеп чыга. Алар булмаса, ни буласын күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә аларның йогынтысын әйтеп була. Дөньяны үзгәртүчеләр бит инде алар. Ә Тукай, Исхакый ничек үзгәрткән! Фатих Әмирхан әдәбиятка романтик рух алып кереп, дөньяның яңа моделен күрсәткән».
Диана Исмәгыйлева китаптагы «Олабый» хикәясендә сукбай һәм олабый архетипик модельләре тудырылуын әйтеп үтте. Кәрим Газизуллин бу хикәядән Муса агай белән Җиһан апаның сукбай Сёмага карата мәрхәмәтле мөнәсәбәтен сурәтләгән өзекне укыды.
Китаптагы «Йола» хикәясендә М.Мәһдиев, А.Гыйләҗевлар стиленә тартымлык бар. Рилия Мирзәтҗанова бу хикәядән Миңниса карчыкның Бөек Ватан сугышы чорында, гыйнвар суыгында, буранда адашып, балалары янына кайту өчен ничек көрәшкәнен тасвирлаган өзекне укыды. «Сиңа исән калырга кирәк! Балалар хакына!» — дип фәрман бирә аңа аек акыл. Бу өзектә хатын-кыз батырлыгы, ана мәхәббәте, сугыш чоры авырлыклары тирән итеп чагылдырылган.
«Пимадур» хикәясен тудыру тарихы турында Ландыш Әбүдарова болай ди:
«Мин декрет ялыннан эшкә чыккан идем. Балаларны ничек итеп дөньяда кеше итеп тәрбияләргә? Миндә ышаныч барлыкка килде: аларны яратырга өйрәтергә кирәк! Дөньяда ярата белеп яшәсәләр һәм курку хисеннән азат булсалар, алар бәхетле булып яши алырлар».
Сәрия Сираҗиева «Пимадур» хикәясеннән өзекне оста итеп укыды. Дислексия белән авыручы Зиләнең «имадур» дип ялгышуы аның юләрлеге түгел, ә дөньяны үзенчә кабул итүе икәнен, әйләнә-тирәдәгеләргә сабырлык һәм аңлау кирәклеген әдибә оста итеп күрсәтә.
Кәрим Газизуллин «Имән саплы көрәк» әсәреннән өзек укыды. Бу әсәрдә Миңнегали бабайның көрәге — гаиләнең изге ядкаре, буыннар бәйләнеше символы. «Безнең келәттә бер сәер генә ядкарь бар… гап-гади имән саплы көрәк. Миңнегали бабай көрәге ул», — дип сөйли хикәяләүче герой. Әсәр традицияләргә тугрылык, өлкәннәрне хөрмәтләү чагылдыра.
Артур Фәритов китаптагы «Кара каплан» хикәясеннән өзек укыды. Батыр Барыс Сабан туе иртәсендә дошманнарга каршы басып, туган җирен, гаиләсен, йолаларын саклый. «Без — җир кешеләре. Җиргә береккәнбез. Әле монда үзем генә булсам да, без бердәм. Чәкчәк кебек. Иген игеп яшибез. Без беркайчан да сугышмыйбыз, әмма без көрәшәбез», — дип игълан итә ул дошманнарга. Барыс образы аша көрәш, батырлык һәм милли рух темасы ачыла.
Ландыш Әбүдарова бер әңгәмәсендә болай ди:
«Әдәбият ул — ярату, гармониягә омтылып яшәү һәм яшәүне раслау турында. Әдәбият тормышка тәэсир итмәсә, ул туган да үлгән булыр иде. Әдәбият һәрвакыт «Аллаһтан соң»гы урында торган».
Ландыш Әбүдарова очрашуда әдәбият гыйлеме, әдәби әсәрләрне кабул итү, язу үзенчәлекләре турында сөйләде, шулай ук студентларга үзенең рәхмәт сүзләрен белдерде, студентларның сорауларына җавап биреп барды:
«Мин бик сезгә рәхмәтле, чынлап та үзең язган әйбер ул бер, икенче кеше башкаруында ишету — башка. Мин сезгәкиләчәктә уңышлар телим, барыгызның да иҗади икәнлеген күреп торам, иҗатыгызда да уңышлар телим һәм сезнең белән матбугат битләрендә, китаплар аша сезнең исем-фамилияләрегезне татар дөньясында ишетербез дип өметләнәм. Безне татар факультетында: «Сез – милләтнең кадерле балалары», – дип үстерделәр, ышаныч белдерделәр. Сез дә нәкъ шулай — милләтнең ышанычлы киләчәге».
«Рухият» кысаларында без бүгенге татар әдәбиятының каймагы булган язучыларыбыз белән танышабыз. Алдагы очрашу шулай ук татар теле һәм әдәбияты, тарихы факультетын тәмамлаган шагыйрә, язучы Луиза Янсуар белән булачак.
Шәмсетдинова Ләйсән , 10.2-502 төркем студенты, “Рухият” түгәрәге әгъзасы
Последние новости:
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә язучы Ландыш Әбүдарованың «Умарта» китабы тәкъдир ителде
23.03.2026
Первая Весенняя лингвистическая школа закончила свою работу
23.03.2026
Настольный теннис - новый тренд среди молодёжи: итоги турнира в Богатых Сабах и новые горизонты для наших студентов
23.03.2026
Весна на ипподроме: как Казань отметила Навруз
23.03.2026
Приглашаем на творческий юбилейный вечер «Я люблю тебя жизнь!» под руководством Маргариты Коварской
23.03.2026
