Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары “Алтын минбәр” кинофестивале кысаларында фильм карадылар | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 203

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары “Алтын минбәр” кинофестивале кысаларында фильм карадылар

2026 елның 4-8 сентябрендә Казанда XXII Казан халыкара “Алтын минбәр” кинофестивале уза. Бу масштаблы чара ел саен 40тан артык илдән кинематографистларны берләштерә һәм мәдәниятара диалог өчен мөһим мәйданчык булып тора.  Быел Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары да бу чарада теләп катнаштылар.

8 сентябрь көнне студентлар Габдулла Тукай иҗатына багышланган кыска фильмнар карады. Анда бөек татар шагыйренең 1908 елда, борынгы «Кисекбаш китабы» дастанына нигезләнеп язылган сатирик әсәре — «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» һәм “Шүрәле” поэмалары буенча төшерелгән фильмнар, шулай ук, Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында төшерелгән кызыклы документаль материаллар бар иде. Бу фильмнар шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган чараларның бер өлеше булып тора.

Күрсәтелгән фильмнар студентларда зур кызыксыну уятты. Алар татар әдәбияты классигы иҗатының яңа кырларын, заманча кинематограф аша милли мирасыбызны чагылдыруның мөһимлеген ачты.

Студентлар чарадан бик канәгать калдылар. Кинофестиваль аларга профессиональ кинематографистлар белән аралашырга, заманча кино сәнгатендәге яңа тенденцияләр белән танышырга мөмкинлек бирде. Алда студентлар белән фильмнар турында фикер алышу планлаштырыла.

Бу чара студентларның профессиональ үсешенә, аларның дөньясын баетуга зур өлеш кертте һәм югары уку йортының мәдәни-агарту эшчәнлегендә матур вакыйга булды.

Л.И. Минһаҗева, татар әдәбияты кафедрасы профессоры; фото автора