Казан университетында татар диалектологиясен өйрәнү | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

Казан университетында татар диалектологиясен өйрәнү

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Юсупов Айрат Фаик улы белән очрашу

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәгенең чираттагы утырышы Туган телләр көненә багышланган иде. Түгәрәкнең кунагы татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Юсупов Айрат Фаик улының «Казан университетында татар диалектологиясе мәктәбе: алшартлар, формалашуы һәм үсеше» дигән темага лекциясен тыңладык. Айрат Фаик улы чыгышында татар диалектологиясен фәнни яктан өйрәнү тарихын, XX-XXI йөзләрдә татар диалектологиясе мәсьәләләрен яктыртты.

Татар диалектлары белән кызыксыну XVIII йөздә үк башлана. 1733-1743 нче еллардагы Бөек Төньяк экспедициясе бу юнәлештә мөһим этап булып тора. Экспедициядә катнашкан тарихчы, Санкт-Петербург Фәннәр академиясе профессоры Герхард Фридрих Миллер (1705-1783) татар сөйләшләренә караган бай лексик материал туплый. Ул Идел-Урал төбәгендә яшәгән телләрдән (барлыгы 8 телдән) 2650 дән артык сүз формасы җыя. 1804 нче елда Казан университеты ачылу тюркология өлкәсе фәнни тикшеренүләр өчен нигез булып тора. 1830-40 нчы елларда университетның Көнчыгыш разряды каршында Казан тюркология мәктәбе оеша. 1878 нче елның 18 нче мартында расланган «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте» татар диалектологиясенең үсешендә аерым роль уйный. 1877 нче елда Казанда узган IV Археология съезды карары белән оештырылган бу җәмгыять эшчәнлеге 1931 нче елга кадәр дәвам итә.

Татар диалектологиясен өйрәнүдә төрле милләт галимнәре актив эш алып бара. Алар арасында чуваш лингвисты Николай Иванович Золотницкий (1829-1880) Аның «Корневой чувашско-русский словарь, сравненный с языками и наречиями разных народов тюркского, финского и других племен» (1875) хезмәте бар. Василий Константинович Магницкий (1839-1901) – рус этнографы, Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы буларак, Казан һәм Сембер өязләре мишәрләренең телен өйрәнә. Профессор Евфимий Александрович Малов (1835-1918) Чистай өязендә экспедицияләрдә булып, ц-лаштыручы мишәрләр турында яза.

Татар диалектологиясендә Г.Н. Әхмәров хезмәтләре аерым урын алып тора. 1903 нче елда «Мишәр халкы һәм аның теле турында» мәкаләсе басылып чыга. Ул мишәрләрнең төрки чыгышы турында фараз әйтә, 1906 елда мишәрләр, типтәрләр һәм башкортлар яшәгән урыннарга экспедиция оештыра. Типтәр этнонимының килеп чыгышын гарәп телендәге «дәфтәр» (исемлек) сүзе белән бәйли.

Татар диалектологиясенең XX гасырда өйрәнелеше 4 этапка бүленә:1917-1940 нчы еллар азагы; 1940 нчы еллар азагы – 1950 нче еллар; 1950 нче еллар азагы – 1980 нче еллар; 1980 нче еллар азагыннан хәзерге көнгә кадәр.

XX гасыр башында татар диалектологиясенә багышланган Җамал Вәлиди (1887-1932) һәм Латыйф Җәләй (1894-1966) хезмәтләре мөһим роль уйный. Жамалетдин Жәлалетдин улы Валидов анкета ысулын кулланып җирле сөйләшләрдән тел материаллары туплый, Нократ сөйләше таралган якларга экспедицияләр уздыра. Латыйф Жәлалетдин улы Жәлалетдинов 1955 елда Мәскәүдә Тел белеме институтында татар теленең урта диалекты буенча докторлык диссертациясен яклый, татар теле буенча беренче филология фәннәре докторы була. Ул 19 тапкыр диалектологик экспедиция оештыра, «Татар диалектологиясе» (1947) дәреслеген яза.

Диләрә Гариф кызы Тумашева (1926-2006) – күренекле тюрколог-галим. 1969 нчы елда «Себер татарлары диалектларының татар һәм башка төрки телләргә мөнәсәбәте» темасына докторлык диссертациясе яклый. Аның «Көнбатыш Себер татарлары теле» (1961), «Язык сибирских татар» (1968), «Диалекты сибирских татар» (1977) монографияләре, «Себер татарлары диалектлары сүзлеге» (1992) – бүген дә актуаль. Ул себер диалектын өч тармакка бүлә: тобыл-иртеш, том һәм бараба сөйләшләре.

Фәрит Йосыф улы Юсупов 1964 нче елдан татар теленең диалектларын лингвистик география һәм ареаль лингвистика методларын кулланып тикшерә. Ул 1989 нчы елда «Татар фигыльләрен ареаль ысул белән өйрәнү» темасына докторлык диссертациясе яклый. Ул диалекталь тел төшенчәсен фәнни әйләнешкә кертә.

XXI гасырның беренче чирегендә диалектологик экспедицияләр оештыру дәвам итә (җитәкчесе башта Э.Х. Кадыйрова, соңрак А.Ф. Юсупов). Университет укытучылары һәм студентлары Россиянең төрле төбәкләрендә булып, җирле сөйләм үрнәкләрен җыялар: Түбән Новгород өлкәсе (2015), Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе (2015), Чувашистан Республикасы (2016).

Соңгы елларда Татарстанның Казан арты – Биектау (2019), Арча (2021), Әтнә (2023), Аксубай (2024) районнарында экспедицияләр уздырыла.

Казан университетында татар диалектологиясе мәктәбе өч гасыр дәвамында формалаша һәм үсә. XVIII гасырда Г.Ф. Миллер туплаган беренчел лексик материаллардан алып, бүгенге көннең катлаулы тикшеренүләренә кадәр озын юл уза. Бу фәнни мәктәпнең аерылгысыз өлеше булып төрле милләт вәкилләре – рус, чуваш, алман галимнәренең хезмәтләре тора. Әлеге традицияләр бүген дә дәвам итә.

Без А.Ф. Юсуповның лекциясен бик кызыксынып, яратып тыңладык. Очрашу ахырында Айрат Фаик улына олы рәхмәтебезне белдердек һәм истәлеккә фотога төштек.

Ләйсән Шәмсетдинова, фото: Исмәгыйлова Диана