Казан университетында татар теле
Казан университетында татар телен укыта башлау, татар теле һәм әдәбияты кафедрасын булдыру тарихын яктырткан ачык лекция узды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгын билгеләү декадасы кысаларында гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, К.Насыйри институты директоры Әлфия Юсупова Казан университетында татар телен укыта башлау, татар теле һәм әдәбияты кафедрасын булдыру тарихын яктырткан ачык лекция уздырды.
Әлфия Шәүкәт кызын тыңларга КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары һәм мөгаллимнәре җыелган иде.
Профессор үзенең лекциясендә Казан университеты ачылуыннан башлап, бүгенге көнгәчә институт эшчәнлеге, андагы татар телен укыту эшчәнлеге белән таныштырды, кызыклы фактларга игътибар итте.
Мәгълүм булганча, 1804 елда Александр I указы белән башкалада Казан Император университеты ачыла, баштан анда 4 факультет булдырыла. Аларның берсе – «Факультет словесности» – тел белеме факультеты була. Шушы факультетта көнчыгыш телләр укытыла башлый. Көнчыгыш телләргә гарәп, фарсы, төрек телләре керә, шулар белән беррәттән татар телен укытуга да ишарә була. Ләкин укыту бераз соңрак башлана. 1812 елда татар теле Казан университетының укыту программасына кертелә. 1812 елдан алып 1829 елга кадәр университетта татар теле укытучысы булып Ибраһим Хәлфин эшли. Соңрак, 1829-1846 елларда бу өлкәдә Мирза Александр Казем-Бек эшчәнлек алып бара, 1846-1855 елларда татар телен укыту Илья Березинга йөкләнә. Шулай ук, 1842-1855 елларда татар телен һәм татар каллиграфиясен Мөхәммәдгали Мәхмүдов укыта.
1855 елда Казан университетының көнчыгыш бүлеге Петербург университетының көнчыгыш телләре факультетына күчерелә. Кызганыч, алар белән бергә бу юнәлештә тупланган китапханә дә Санкт-Петербургка китә.
Бары тик берничә ел үткәннән соң, 1862-1872 елларда Николай Ильминский университетта татар телен укыта башлый. Н.Ильминскийдан соң аның эшен Николай Катанов дәвам итә. Ләкин бу чорда университетта татар теле фәнни яктан түгел, гамәли яктан өйрәнелә. Чөнки Россиядә көнчыгыш сәясәте өстенлек итә, миссионерлык чәчәк ата, шушы юнәлештә кадрлар әзерләү өчен, татар телен гамәли яктан өйрәтә башлыйлар.
1921 елда Татарстан Республикасы төзелә, татар теле дәүләт статусын ала. Берничә ел онытылып торган татар теле яңадан гамәлгә керә башлый. Татарстанда бөтен төр уку йортларында, төрле оешмаларда, заводларда татар телен укыту курслары барлыкка килә. 1928 елда Казан университетында Совет хокукы факультеты ачыла, әлеге факультетта беренче тапкыр Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы булдырыла, аның мөдире итеп Мөхетдин Корбангалиев билгеләнә. Ул төрле белгечлекләр студентларына татар телен укытуны тәэмин итүче кафедраны 1930-1940 елларда җитәкли. Мөхетдин Корбангалиев русларга татар телен өйрәтүнең уникаль методикасын эшкәртә, дәреслекләр төзи.
1940 елда университетта Тарих-филология факультеты торгызыла. Шушы факультет нигезендә 1944 елда Казан дәүләт университетында татар теле, әдәбияты бүлеге ачылу турында карар кабул ителә. Бүлеккә мөдир итеп Рабига Хәкимова билгеләнә. Рабига Хәкимовадан соң кафедра мөдире Хатыйп Госманов була, ул кафедра белән 1960 елга кадәр җитәкчелек итә. Һәм 1960 елда кафедра тел һәм әдәбият кафедраларына аерыла, икенче кафедраны Мирфатыйх Зәкиев җитәкли.
1989 елда Казан университетында бик мөһим вакыйга була: татар теле, әдәбияты бүлеге Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты дип үзгәртелә, факультет деканы итеп Тәлгат Галиуллин билгеләнә, ул факультетны 10 ел җитәкли. 1990-2000 елларда декан вазифасын профессор, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев башкара.
Казан федераль университеты оешкач, Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты галимнәре Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кысаларында берләшеп эшли башлый.
Әлеге вакытта институт фәнни яктан зур эшләр башкара. Төрле елларда булдырылган берничә фәнни мәктәп бүгенгәчә эшләп килә. Олпат галимнәрнең җитәкчелегендә аның шәкертләре, шәкертләренең шәкертләре фәнни хезмәтләр язалар. Иң зур фәнни мәктәп – Мирфатыйх Зәкиев барлыкка китергән һәм җитәкләгән Татар телен синхрониядә һәм диахрониядә өйрәнү. Икенче зур мәктәп – үз чорында төрки халыклар арасында беренче булып барлыкка килгән мәктәп – Төрки-татар ономастика мәктәбе. Аның башында күренекле галим, профессор Гомәр Саттаров торды. Бүгенге көндә аның эшен шәкертләре дәвам итә. Тагын бер фәнни мәктәп – Флера Сафиуллина булдырган Лингвометодика фәнни мәктәбе. Ул 1990 елларда татар теле барлык факультетларда укытыла башлагач оешты
Тюркологиядә, шул исәптән татар телендә барлыкка килгән яңа фәнни мәктәп Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә XXI гасыр башында формалашты, ул татар телендә лингвокультурология юнәлешен булдырып, үз тирәсенә бер төркем галимнәрне туплады.
2013 елда институт базасында халыкара «Tatarica» журналы басыла башлады. Ул тюркология, татар теле мәсьәләләрен үз эченә алган журнал. Бу журнал дәүләт программасы нигезендә гамәлгә куела. Татар теле, әдәбиятына караган мәкаләләр бастыра.
Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җирлегендә Каюм Насыйри институты эшләп килә. Ул 15 үзәкне берләштерә, үзәкләр Россиядә татарлар күпләп яшәгән регионнарда һәм чит илләрдә ачылды. Бу институт – татар телен дөньяга тәкъдим итүче, пропагандалаучы институт булып тора, – дип тәмамлады үзенең сүзен Ә.Ш.Юсупова.
Лекциядән соң студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Чыганак: Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең IV курс студенты З.Шәвәлиева, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Р.С.Нурмөхәммәтова
Последние новости:
Искусственный интеллект в дошкольном языковом образовании: друг или враг?
04.12.2024
“Посвят” 2024!
04.12.2024
Продолжаются очные испытания ежегодного конкурса «Студент года - 2024»
03.12.2024
Мастер - класс по музыкальному творчеству от Центра "Дулкын"
03.12.2024
Встречи с иностранными студентами-первокурсниками
03.12.2024