Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган галимә Рабига Хәкимова (Чистай районы Яуширмә мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы белән очрашу)
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә нигез салучы галимә Рабига Хәкимова эшчәнлеген өйрәнүче, аның мирасын барлаучы Чистай районы Яуширмә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы белән очрашу булды. Әлеге чара татар теле белеме кафедрасы доценты Гөлфия Һадиева җитәкчелегендә эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге тарафыннан оештырылып, татар журналистикасы, педагогик белем бирү юнәлешләрендә белем алучы студентларны җыйды.
Лилия Марсель кызы Казан һәм Уфа архивларыннан Р.А. Хәкимова кагылышлы 123 документ табуга ирешә.
Рабига Хәкимова Чистай өязе Яуширмә авылында туа. 15 яшендә туган авылы мәктәбен тәмамлау белән Чистай кантонының Иске Татар Әдәмсуы, Әлки, Каргалы, Мөслим, Чистай, Кизләү (Курманаево) авылларының беренче баскычлы мәктәпләрендә укыта башлый. Ул хатын-кызлар оешмаларын җитәкли, коммунистлар партиясенә кабул ителә. Тегүчелек фабрикасында цех профсоюз бюросы рәисе була.
1936-1940 нчы елларда Педагогика институтында укый һәм Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә укытучы булып та эшли. 1940 нчы елда институтны тәмамлагач, Рабига Хәкимова Мәскәү шәһәрендәге СССР Фәннәр академиясенең Тел, СССР халыкларының язма мирасын өйрәнү институты аспирантурасына укырга керә. 1944 нче елның 30 июнендә ул Мәскәүдә «Глагольное управление в современном литературном языке» темасына кандидатлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗәгә ия була.
Р.А Хәкимова 1944 нче елның октябрь аеннан В.И. Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетында укыта башлый. Бер айдан, аның тырышлыгы белән, Тарих-филология факультеты составында Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Кафедра мөдире итеп Р.А. Хәкимова сайлана. Бүлектә филолог-галимнәр, киң профильле гуманитар белгечләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнә башлый.
«Башта үзегезне, ихтыяр көчегезне тәрбияләгез, аннары гына башкалардан таләп итегез», – дип әйтергә ярата галимә. Шәхси тормышы белән бәйле рәвештә партия тарафыннан шелтәләр дә ала. Соңрак бертуганнарының кызын тәрбиягә ала.
1946 нчы елда методик план үтәлмәгән, укыту программасы Мәскәүдә расланмаган дигән шелтәләр җиткерелә. Рабига ханым бу җитешсезлекләр тиз арада бетереләчәген әйтә. 1950 нче елда бүлекнең беренче чыгарылышы була. Галимә мишәр диалектын өйрәнү буенча экспедицияләр оештыра. Авыру сәбәпле, аңа 1951 елда мөдир вазифасыннан китәргә рөхсәт бирәләр. 1952 нче елда вафат була.
Күренекле галимнәр – филология фәннәре докторы, профессор, язучы И.З. Нуруллин, филология фәннәре кандидаты – тел белеме галиме Ф.С. Фасиев, татар әдәбияты белгече Р.Г. Гайнанов, мәдәният министры Б.М. Гыйззәтуллин – Рабига Афзаловнаның шәкертләре – диде Лилия Марсель кызы.
Туганнары турында да мәгълүмат бирелде: «Рабига ханымның туганнары кайда икән дигән сорауны еш бирә идек. Туганнары Наилә һәм Эльмира белән танышу безнең өчен зур сөенеч булды. Наилә ханым музеебызга Рабига Хәкимованың шкатулкасын, кара савытын һәм күлмәген бүләк итте. Эльмира ханым белән Рабига апаның әти-әнисенең каберен табуга ирештек».
Лилия Марсель кызы галимәнең эшчәнлеген өйрәнүдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызының өлеше зур булуын билгеләп үтте. «Сез Рабига апаның эшен дәвам итәрсез дип ышанам», — дигән өметен белдерде ул.
Әлеге очрашу бик эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды. Мондый җылы очрашулар ешрак булсын дигән теләктә калдык. Лилия Марсель кызына олы рәхмәтебезне белдердек һәм киләчәктә эшендә зур уңышлар теләдек.
3 курс студенты Ралина Хәбирова һәм студентлар фәнни түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Һадиева, 3 курс студенты Мәрьям Ибраһимова.
Последние новости:
Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган галимә Рабига Хәкимова (Чистай районы Яуширмә мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы белән очрашу)
15.05.2026
Директор ИФМК принял участие в заседании оргкомитета по празднованию 200-летия со дня рождения Льва Толстого
15.05.2026
Научная стажировка аспирантов из Казахстана в ИФМК КФУ: диалог культур, исследовательская работа и встреча с татарским наследием
15.05.2026
Продолжается прием заявок на конкурс мелодекламации
15.05.2026
В ИФМК КФУ состоялась премьера спектакля о силе русского слова
14.05.2026
