Казан университетының император залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» («Женщина года. Мужчина года: женский взгляд») конкурсына нәтиҗәләр ясалды
Филология фәннәре докторы, профессор, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллинаны «Женщина - культура и духовность» номенациясендә бүләккә лаек булуы белән тәбрик итәбез, яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.
Казан университетының император залында 8 Март уңаеннан зур бәйрәм концерты узды, анда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» («Женщина года. Мужчина года: женский взгляд») конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Әлеге конкурста җиңүчеләрне КФУ ректоры Ленар Сафин тәбрикләде. Ул замана ханымнарның гаиләдә генә түгел, ә җәмгыятьтә дә аерым урын тотуларын, эшлекле булуларын, югары һөнәри казанышларын, университетыбызда лидерлык сыйфатларын, яшьләргә белем бирүдәге һәм фән өлкәсендәге казанышларын ассызыклады.
Традиция буенча әлеге конкурста җинүчеләр берничә номенациядә билгеләнде. Филология фәннәре докторы, профессор, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллинаны «Женщина — культура и духовность» номенациясендә бүләккә лаек булуы белән тәбрик итәбез, яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.
Чыганак: Филология һәм мәдәният институтының татар әдәбияты кафедрасы.
Последние новости:
Айлин Гафурова – Альфа-Банк программасы стипендиаты!
13.02.2026
В ИФМК КФУ наградили победителей конкурса рассказов для иностранцев
12.02.2026
«ИФМК КФУ: твой первый шаг к профессии мечты!»
12.02.2026
Династия Несмеловых: пять поколений ученых и преподавателей
12.02.2026
Кайгынамә
12.02.2026
