КФУда беренче тапкыр студентлар арасында татар теленнән Республика олимпиадасы узды
Олимпиада 3 төрле категория катнашучылар өчен – филология, гуманитар һәм табигый фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар өчен уздырылды
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә студентлар арасында татар теленнән Республика олимпиадасы оештырылды.
Олимпиада 3 төрле категория катнашучылар өчен – филология, гуманитар һәм табигый фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар өчен уздырылды.
Бәйгедә төрле югары уку йортларыннан 300дән артык студент көч сынашты. Катнашучылар арасында – Казан (Идел буе) федераль университеты, Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицина академиясе, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе студентлары.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов студентлар арасында татар теленнән Республика олимпиадасының беренче тапкыр гына узуын әйтте.
«Студентлар арасында татар теле буенча олимпиада быел беренче тапкыр үтте. Узган елларны студентлар арасында рус теле, чит телләр буенча олимпиада уза иде. Без аларга көнләшеп карый идек, һәм быел, безнең теләкләр исәпкә алынып, татар теле буенча да студентлар арасында олимпиада узды. Бу – 90нчы еллардан бирле эшләп килүче «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы кысаларында бүленеп бирелгән акчаларга үткәрелгән олимпиада», – диде ул.
Студентлар өчен татар теле олимпиадасы студентларның игътибарын татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә, студентларның иҗади сәләтләрен һәм яшьләрнең белем алу потенциалын үстерүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Гуманитар фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге:
1 урын – Динә Зарипова (Казан (Идел буе) федераль университеты)
2 урын – Сәимә Шаһиәхмәтова (Казан (Идел буе) федераль университеты)
3 урын – Камилә Зайнуллина (Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты)
Табигый фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге:
1 урын – Камила Мөхәммәтдинова (Казан дәүләт медицина университеты)
2 урын – Гөлназ Хисмиева (Казан (Идел буе) федераль университеты)
3 урын – Сөмбел Хәмитова (Казан дәүләт аграр университеты)
Филология юнәлешендә белеме алучы студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге:
1 урын – Таңсылу Гыйләҗева ( Казан (Идел буе) федераль университеты)
2 урын – Зилә Габдрахманова (Казан (Идел буе) федераль университеты)
3 урын – Ралинә Хәбирова (Казан (Идел буе) федераль университеты)
Билалова Камилә, 3 курс студенты
Последние новости:
«Әллүки» – бишек җыры
21.11.2024
Татар теле белгече бизнес алып бара аламы?
21.11.2024
Конкурс на соискание именных стипендий Мэра города Казани
21.11.2024
Школа студенческого актива ИФМК: студенческий научный кружок «Музыкальный фольклор татар и народов Поволжья»
20.11.2024
Из зала заседаний Ученого совета ИФМК КФУ
20.11.2024