КФУда беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында татар теленнән Республика олимпиадасы узды | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

КФУда беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында татар теленнән Республика олимпиадасы узды

Олимпиада 2 төрле категория катнашучылар — татар теле туган теле булган катнашучылар һәм татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр өчен уздырылды.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе урта һөнәри белем алучы студентлар арасында татар теленнән Республика олимпиадасы оештырды.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов олимпиаданы оештыру турында сөйләде: «Безнең институт базасында ел дәвамында мәктәп укучылары белән, урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары белән бик күп төрле чаралар оештырыла. Шунысы куандыра: быел беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары өчен олимпиада уза. Анда 47 уку йорты студентлары катнаша. Аларның 220гә якыны икенче турга килде, ә беренче турда 609 бала катнашты. Икенче тур кысаларында катнашучылар үзләре әзерләп килгән презентацияләрне күрсәтәләр. Жюри әгъзалары һәрберсе белән аерым әңгәмә кора. Һичшиксез, киләчәктә дә мондый олимпиадалар уздырылыр дип өметләнәбез».

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов: «Олимпиада хәрәкәтен карасаң, укучылар өчен, студентлар өчен төрле олимпиадалар үткәрәбез. Ә урта һөнәри белем алучы студентлар өчен бүгенге көнгә кадәр олимпиада юк иде. Бу олимпиаданы оештыруда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясенең роле бик зур булды».

Денмөхәммәтова Эльвира Николаевна, оештыру комитеты:

«Урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен олимпиада беренче тапкыр үткәрелүгә карамастан, анда 600дән артык кеше теркәлде. Беренче турны уңышлы узып, икенче турга 209 студент килде. Алар үзләренең проект эшләрен тәкъдим итәчәк. Без студентларның булачак һөнәрләре һәм Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә эшчәнлекләре турында планнарын тыңлаячакбыз. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачаклар».

Туган теле татар теле булган катнашучылар арасында җиңүчеләр:

1 урын: Хафизов Рәниф (Лениногорск нефть техникумы);

2 урын: Зәйнагиева Азалия (Казан медицина көллияте);

3 урын: Галиуллина Зөһрә (КФУның Яр Чаллы институты көллияте)

Татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр арасында җиңүчеләр:

1 урын: Уэтова Яна (Арча педагогия көллияте);

2 урын: Кириллов Михаил (Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте);

3 урын: Борисов Вадим (Әлмәт һөнәри көллияте)

Номинацияләр арасында җиңүчеләр:

«Сөйләүченең осталыгы өчен»: Айзилә Галиева (Казан технология һәм дизайн көллияте);

«Татар әдәбиятына зур кызыксыну өчен»: Илүзә Гайниева (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте);

«Экспрессив тел чараларын оста кулланган өчен»: Илүзә Вәлиуллина (Буа медицина училищесы)

«Темага фәлсәфи яктан якын килү өчен»: Альмир Солтанов (Актаныш технология техникумы)

«Татар телендә профессиональ лексиканы белгән өчен»: Алия Сафиуллина (Н.Ш. Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогия көллияте)

Хәбирова Ралина, 3 курс студенты