КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә «Нейротатар» фестивале узды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә «Нейротатар» фестивале узды.
Республикабызда эшләп килә торган басмаларда хезмәт куючы татар телле журналистлар кыска лекция форматында үз эшчәнлегендә ясалма фәһем куллану серләре белән уртаклашты. Ясалма фәһем, татар теле һәм милли журналистика очрашкан урын кызыклы контент булдыру өчен нейрочелтәрләрне куллану мөмкинлекләре турында сөйләшү мәйданына әйләнде.
Әлеге чара институтта бу уку елында ачылачак «Төрки телле медиадаирәдә ясалма фәһем» дип исемләнгән яңа магистрлык программасын тәкъдим итү кысаларында узды. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, мондый фестивальләрне киләчәктә башка форматларда да үткәрү планлаштырыла.
«Яңа магистрлык программасы бик кызыклы булачак. Укыту эшчәнлегенә «Татмедиа» агентлыгыннан һәм башка өлкәләрдән нейрочелтәрләр белән актив эшләгән белгечләр җәлеп ителәчәк», – дип билгеләп үтте ул.
Очрашуда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева студентларга мөрәҗәгать итеп, журналист эшчәнлегендә трендларның даими үзгәреп торуын, ясалма фәһемне оста кулланучы белгечләрнең кирәкле булуын искәртте. «Бүгенге фестиваль, нинди генә юнәлештә эшләсәгез дә, сезгә файдага булачак. Әгәр дә сез бу юнәлеш буенча магистратурага керәсез икән, без сезне беренче көннән үк «Татмедиа» редакцияләрендә көтеп калабыз», — дип сөйләде ул.
«АиФ-Поволжье» сайты мөхәррире Данил Садыйков үз хезмәттәшләре мисалында ясалма фәһем технологияләреннән файдаланып ни дәрәҗәдә эшнең сыфатын, нәтиҗәлелеген арттыруы хакында сөйләде.
Ясалма фәһемне кулланып карточкалар, видеолар ясау, җырлар язу турындагы чыгышлар да тыңлаучыларда кызыксыну уятты. «Интертат» электрон газетасы хәбәрчеләре Айнур Җамалетдинов һәм Ильяс Хаҗиев, «Ялкын» журналының SMM-белгече Алинә Закирова, «Идел» журналы әдәби мөхәррире Зөләйха Камалова кызыклы контент булдыру өчен нейрочелтәрләр мөмкинлеген файдалану турында сөйләде.
Гомуми тел белеме кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы М.Р.Саттарова, фото: Анферова Дарья, Центр профессионального развития "Дулкын"
Последние новости:
В ИФМК КФУ прошел День открытых дверей «ФИНИШ. Финальные штрихи»
11.04.2026
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә «Нейротатар» фестивале узды
IV Фестиваль иностранных языков «ТелФест»: мир без границ в сердце Казани
11.04.2026
В Институте филологии и межкультурной коммуникации состоялось награждение победителей конкурса перевода им. Шарафа Мударриса
10.04.2026
9 апреля 2026 г. в Институте филологии и межкультурной коммуникации Казанского федерального университета прошла Итоговая научно-образовательная конференция студентов
10.04.2026
