Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен
23 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү оешмаларының 1–11 сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашында “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан инде ун ел давамында үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлана.
23 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү оешмаларының 1–11 сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашында “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…” дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан инде ун ел давамында үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлана.
Бәйрәмне Ш.Х. Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы (техникумы) студентлары «Тукайлы балачак» дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша белән башлап җибәрделәр.
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» конкурсы тантанасын башлап җибәрү һәм кунакларны сәламләү өчен сүз Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитовка сүз бирелде. Ул килгән кунакларны, бәйгедә катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен сәламләде. «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… » дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә 10 ел дәвамында студентларын әзерләп килгән урта махсус һәм югарыбелем бирү оешмалары укытучыларына аерым рәхмәтен белдерде.Филология фәннәре докторы, Шәүкәт Хәсән улы Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы (техникумы) укытучысы Нуриев Гәптрәүф Салих улына; филология фәннәре кандидаты, Казан милли тикшеренү технология университеты доценты Закирова Гөлназ Камиловнага; филология фәннәре кандидаты, Россия ислам институты доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызына; филология фәннәре кандидаты, Россия ислам институты доценты Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызына; педагогика фәннәре кандидаты, Нәҗип Гаяз улы Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Вьюгина Саҗидә Вагыйзь кызына; филология фәннәре кандидаты, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте укытучысы Алиева Гөлназ Усман кызына; Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте укытучысы Гарапшина Рузия Миннихан кызына; филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе доценты Якупова Гөлзидә Хәниф кызынарәхмәт кәгазьләрен тапшырды.
Ачылыш тантанасына Тукайның үзен, аның иҗатын озак еллар дәвамында фәнни яктан өйрәнгән институт вәкиле – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Халиков Илгиз Илдар улы да чакырылган иде. Ул бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде, киләчәктә һөнәри юлларын татар фәне белән бәйләүләренә өмет белдерде.
Алга таба сүз Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Нәкыйф улы Вәлиуллинга бирелде. Татарстан Халыклары ассамблеясенең төп бурычы – Татарстан халыкларының этномәдәниятен саклау һәм үстерү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү. Р.Н. Вәлиуллин Югары мәктәпнең милли кадрлар әзерләүдәге ролен югары бәяләп, конкурста катнашучыларга һәм аларны әзерләүче укытучыларга зур рәхмәтен белдерде.
Килгән кунакларны сәламләү өчен сүз Татарстан Республикасы мәгарифһәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Шәрипова Алсу Сәмигулловнага да бирелде. Ул бу бәйгенең төрле дәрәҗәдәге уку йортлары студентлары арасында Г. Тукай иҗатын популярлаштыру юнәлешендәге уникаль чара булуын ассызыклады.
Бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил Ринат улы да сәламләде.
Алга таба сәхнәгә Г.Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча консультанты Газинур Морат һәм Берлек рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары Фәрхуллин Ильяс Сөләйман улы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, мәхәббәт җырчысы буларак танылган Рәдиф ага Гаташ та чакырылды. Шагыйрьләр үз шигырьләрен сәхнәдән яңгыраттылар.
Кичәнең тантаналы өлеше Габдулла Тукай шигыренә иҗат ителгән һәм татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Бәйге алга таба 5 төрле номинациябуенчадәвамитте.
«Без – Тукайлы халык»номинациясендә татар студентлары һәм укучыларГ.Тукайныңшигырьләрентатарчаяңгыратты, «Татар теле – күңелем теле»номинациясендәчитмилләтвәкилләребулганяшьләрүзаракөчсынашты. «Тукай моңы –җиһанда» номинациясендә Г.Тукай шигырьләре төрле (рус, инглиз, әрмән, чечен, төрек, кытай, башкорт, үзбәк, таджик, тува, гарәп, чуваш һ.б.) телләрдә яңгырады, «Тукай – безнең күңелләрдә» номинациясендә укучылар һәм студентлар Г.Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрен укыды. Аларның саны быел 34 кә җиткән иде. Жюри вазифасын башкарган татар тел белеме кафедрасы укытучылары укучыларның һәм студентларның шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына, үз-үзләрен тотышларына, киемнәренә, Тукайның әйтәсе килгән фикерен тыңлаучыларга җиткерә алу сәләтләренә игътибар иттеләр. Әлеге чарада Г.Тукайның 70 кә якын шигыре төрле телләрдә яңгыраган.«Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» номинациясендә катнашкан 11 фәнни эшнең югары дәрәҗәдә, кызыклы һәм актуаль темаларга багышланганлыгына басым ясалды.
Укучылар һәм студентлар белән бергә килгән укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Аның җитәкчесе – филология фәннәре докторы, профессор Г.Р. Галиуллина. Укытучылар бүгенге көндә гомуми белем бирү оешмаларында, вуз һәм ссуз системасында татар теленең укытылышы, проблемалары, фәнни-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» фәнни-иҗади бәйгесе катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән ябылды.
Бәйгедә Казан федераль университеты, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Казан технология фәнни-тикшеренү университеты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Россия ислам институты, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе,Шәүкәт Хәсән улы Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы (техникумы),Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте, Казан төзелеш һәм Казан педагогика көллиятләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Яшел Үзән механика көллияте, Лаеш техник-экономик техникум студентлары катнашты. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан (Арча, Биектау, Тәтеш, Мөслим, Балтач, Актаныш, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Буа, Питрәч, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Чистай, Норлат), Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучыларының әлеге бәйгедә катнашуы шулай ук әлеге чарага ямь өстәде. Быел Чувашия Республикасыннан, Самара өлкәсеннән һәм Саратов шәһәрләреннән килгән гаризаларның булуы әлеге бәйгенең географиясе елдан-ел киңәюе хакында сөйли. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең саны узган елга караганда ике тапкырга артыграк – 290 булуы исә әлеге чараның никадәр популярлашуы, яшь буынның Тукай иҗатына тартылуы хакында аңлата.
Автор: татар тел белеме кафедрасы доценты, фил. фәннәре кандидаты Рамилә Камил кызы Сәгъдиева
Альберт Сабыр фотолары
Последние новости:
Приглашаем на День открытых дверей ИФМК КФУ!
24.04.2025
В ИФМК состоялась встреча с ветеранами института
24.04.2025
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен
Новые проекты в работе с педагогическими классами республики
23.04.2025
Уникальная возможность вывести свои научные публикации на новый уровень
23.04.2025