“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...”

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды

17 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү оешмаларының 411 сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашында “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…” дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан инде тугыз ел давамында үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлана.

Тантананы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре доктора, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул бәйгедә катнашучыларны сәламләде, уңышлар теләде, алга таба да институт күләмендә уздырыла торган чараларда актив катнашырга чакырды: «Институт күләмендә укучылар өчен төрле чаралар бик еш уза. Алар яшьләргә институт тормышы белән якыннан танышырга, үз юнәлешләрен табарга ярдәм итә. Сезне дә без алга таба андый чараларда катнашырга чакырып калабыз».

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының «Белем бирү процессын укыту-методик тәэмин итү секторы» әйдәп баручы киңәшчесе, филология фәннәре кандидаты Гайфуллина Ләйсән Атлас кызы: «Елдан-ел әлеге бәйгедә катнашучыларның саны арту безне дә куандыра. Сез әлеге бәйгегә килгәнсез икән, димәк, әйтер сүзегез, ниндидер ачышыгыз бар. Без куйган максатлар тормышка аша», – дип белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрипов Ирек Илдус улы да кунакларны җылы сәламләде: «Иҗатка тартылган, иҗатны яраткан яшьләр беркайчан да тормышта югалмый. Сезне барыгызны да матур киләчәк көтә. Без сезгә бары тик уңышлар гына телибез», – дип белдерде.

Бәйрәм кичәсен Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов дәвам итте. «Иң шатлыклысы: конкурста катнашырга теләк белдергән уку йортлары һәм укучылар, студентлар саны елдан-ел арта бара. Быел бәйгедә Татарстандагы югары, урта махсус белем бирүче уку йортларыннан тыш башлангыч, төп һәм урта гомуми белем оешмаларыннан да катнашучылар булды. 200 гә якын яшьләребез катнашырга теләк белдерде», – дип әйтте ул. Сүз уңаеннан декан Югары мәктәптәге төрле юнәлешләр, анда укырга керү өчен кирәкле имтиханнар белән дә таныштырды.

Ачылыш тантанасы «Бәйрәм» һәм «Яшьлек» ансамбльләренең чыгышлары, кайбер конкурсантлар чыгышы белән үрелеп барды.

Бәйгедә Казан федераль университеты, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Казан технология фәнни-тикшеренү университеты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Россия ислам институты, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе, Казан театр училищесы, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте, Казан политехник һәм Казан педагогика көллиятләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, һ.б. күп кенә вуз, ссуз студентлары катнашты. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучыларының әлеге бәйгедә катнашуы шулай ук әлеге чарага ямь өстәде. Ачылыш тантанасы барлык катнашучылар тарафыннан Габдулла Тукайның «И, туган тел» җырын башкарып тәмамланды.

Бәйге алга таба 5 төрле номинация буенча дәвам итте.

«Без – Тукайлы халык» номинациясендә татар студентлары һәм укучылар Г.Тукайның шигырьләрен татарча яңгыратты, «Татар теле – күңелем теле» номинациясендә чит милләт вәкилләре булган яшьләр үзара көч сынашты, «Тукай моңы – җиһанда» номинациясендә Г.Тукай шигырьләре төрле (инглиз, рус, удмурт, марий, әрмән, төрек, төрекмән, гарәп, кытай) телләрдә яңгырады, «Тукай – безнең күңелләрдә» номинациясендә укучылар һәм студентлар Г. Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрен укыды. Жюри вазифасын башкарган татар тел белеме кафедрасы укытучылары укучыларның һәм студентларның шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына, үз-үзләрен тотышларына, киемнәренә, Тукайның әйтәсе килгән фикерен тыңлаучыларга җиткерә алу сәләтләренә игътибар иттеләр. «Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» номинациясендә катнашкан фәнни эшләрнең югары дәрәҗәдә, кызыклы һәм актуаль темаларга багышланганлыгына басым ясалды.

Укучылар һәм студентлар белән бергә килгән укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Аның җитәкчесе – педагогика фәннәре докторы, профессор Ф.Ф. Харисов. Укытучылар бүгенге көндә гомуми белем бирү оешмаларында, вуз һәм ссуз системасында татар теленең укытылышы, проблемалары, фәнни-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» фәнни-иҗади бәйгесе катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән ябылды.

Автор: татар тел белеме кафедрасы доценты, фил. фәннәре кандидаты Рамилә Камил кызы Сәгъдиева