Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...
8 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү оешмаларының 1–11 сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашында “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан инде унбер ел давамында үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә – 140 еллык юбилеена багышлана.
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» конкурсы тантанасын Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул бәйгедә катнашучыларны сәламләп, әлеге чараның әһәмиятен ассызыклады, оештыручыларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтен белдерде. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Рамил Хәмит улы Мирзаһитов «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… » дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедә 11 ел дәвамында студентларын һәм укучыларын әзерләп килгән урта махсус һәм югарыбелем бирү оешмалары укытучыларына аерым рәхмәтен белдерде, югары мәктәптәге белгечлекләр белән таныштырды.
Килгән кунакларны сәламләү өчен сүз Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү процессын укыту-методик тәэмин итү секторы мөдире Гайфуллина Ләйсән Атлас кызына бирелде. Ул бу бәйгенең укучылар һәм студентлар арасында Г. Тукай иҗатын популярлаштыру юнәлешендәге уникаль чара булуын ассызыклады.
Ачылыш тантанасына Тукайның үзен, аның иҗатын озак еллар дәвамында фәнни яктан өйрәнгән институт вәкиле – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Халиков Илгиз Илдар улы да чакырылган иде. Ул бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде, киләчәктә һөнәри юлларын татар фәне белән бәйләүләренә өмет белдерде.
Алга таба сүз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улына бирелде. Югары мәктәпнең милли кадрлар әзерләүдәге ролен югары бәяләп, конкурста катнашучыларга һәм аларны әзерләүче укытучыларга зур рәхмәтен белдерде. Ирек Илдусович бүгенге көндә Тукай шигырьләренең яңача укылышына да игътибар итте.
Чакырылган кунаклар арасында татар бүлегендә эшләп килгән “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенең элеккеге старостасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәре, Муса Җәлил премиясе лауреаты, бүгенге көндә танылган шагыйрь Булат Хәким улы Ибраһимов та бар иде. Котлау һәм сәламләү сүзләре белән беррәттән, ул, үз шигырен сөйләп, әлеге чараны тагын да җанландырып җибәрде.
Татар әдәбиятының бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы иҗат әһелләрен берләштергән абруйлы оешма ‒ Татарстан Язучылар берлеге. Әлеге оешмадан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Галия Гайнетдинова да чакырылган иде. Ул да катнашучылар алдында сәламләү сүзләреннән соң үзе иҗат иткән шигырен яңгыратты.
Әлеге тантана укучыларның һәм студентларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. Казан шәһәре, Вахитов районы, Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирә торган 27 нче гимназиянең «ЗАМАН» коллективы “Су анасы” шигырен заманча сәхнәләштереп, рэп рәвешендә тәкъдим итүләре тамашачыны таң калдырды. Казан шәһәре, Мәскәү районы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары Улуташ Әмирә Ибраһим кызы һәм Сабиров Әмир Фидәил улы Г.Тукайның шигырьләрен татарча сөйләделәр. Бәйгедә башка милләт укучыларының татар телендә шигырь сөйләүләре тамашачының күңеленә хуш килде. Шул ук мәктәп укучыларының лезгинка биюләре (Аскеров Амин Аразович, Меджидов Расим Асиф оглы, Сабиров Ранель) бәйрәмгә ямь өстәде.
Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең “Мизгел” студентлар театры һәм “Бәйрәм” вокал-инструменталь ансамбле чыгышы залда утырган укучыларда татар сәнгатенә аеруча кызыксыну уятты.
Кичәнең тантаналы өлеше Габдулла Тукай шигыренә иҗат ителгән һәм татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Бәйге алга таба 5 төрле номинация буенча дәвам итте.
«Без – Тукайлы халык» номинациясендә татар студентлары һәм укучылар Г.Тукайның шигырьләрен татарча яңгыратты, «Татар теле – күңелем теле» номинациясендә чит милләт вәкилләре булган яшьләр үзара көч сынашты. «Тукай моңы – җиһанда» номинациясендә Г.Тукай шигырьләре төрле (рус, инглиз, әрмән, чечен, төрек, таджик, марий һ.б.) телләрдә яңгырады, «Тукай – безнең күңелләрдә» номинациясендә укучылар һәм студентлар Г.Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрен укыды. Аларның саны быел 54 кә җиткән иде. Жюри вазифасын башкарган татар тел белеме кафедрасы укытучылары укучыларның һәм студентларның шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына, үз-үзләрен тотышларына, киемнәренә, Тукайның әйтәсе килгән фикерен тыңлаучыларга җиткерә алу сәләтләренә игътибар иттеләр. Әлеге чарада Г.Тукайның 70 кә якын шигыре төрле телләрдә яңгыраган. «Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» номинациясендә катнашкан 17 фәнни эшнең югары дәрәҗәдә, кызыклы һәм актуаль темаларга багышланганлыгына басым ясалды.
Укучылар һәм студентлар белән бергә килгән укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Аның җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент Р.К. Сәгъдиева. Укытучылар бүгенге көндә гомуми белем бирү оешмаларында, вуз һәм ссуз системасында татар теленең укытылышы, проблемалары, фәнни-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» фәнни-иҗади бәйгесе катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән ябылды.
Бәйгедә Казан федераль университеты, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Казан технология фәнни-тикшеренү университеты, Россия ислам институты, Казан юридик институты, Казан педагогика көллияте, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, А.Ш.Ахметшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллияте студентлары катнашты. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан (Арча, Биектау, Тәтеш, Кайбыч, Аксубай, Мамадыш, Чүпрәле, Апас, Чирмешән, Алабуга, Кама Тамагы, Лениногорск, Әтнә, Сарман, Мөслим, Балтач, Актаныш, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Бөгелмә, Питрәч, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Чистай, Норлат), Казан, Яр Чаллы һәм Зәй шәһәрләреннән килгән башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучыларының әлеге бәйгедә катнашуы шулай ук әлеге чарага ямь өстәде. Быел Чувашия, Башкортстан Республикаларыннан, Самара, Оренбург, Әстерхан, Волгоград, Түбән Новгород өлкәләреннән, Ульяновск һәм Саратов шәһәрләреннән килгән гаризаларның булуы әлеге бәйгенең географиясе елдан-ел киңәюе хакында сөйли. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең саны узган елга караганда ике тапкырга артыграк – 540 булуы исә әлеге чараның никадәр популярлашуы, яшь буынның Тукай иҗатына тартылуы хакында аңлата.
татар тел белеме кафедрасы доцентлары, фил. фәннәре кандидатлары Рамилә Камил кызы Сәгъдиева, Халисә Хатыйповна Кузьмина; фото: Дарья Анферова, Центр профессионального развития "Дулкын"
Последние новости:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...
08.04.2026
Стратегическая сессия: формируем будущее Высшей школы до 2030 года
08.04.2026
В ИФМК стихами Тукая объединили весь Татарстан
08.04.2026
Экскурсия на телеканал «Эфир»: погружение в мир телевидения для будущих специалистов по рекламе и PR
08.04.2026
Ежегодный фестиваль английского языка Englishvision 2026
