Кыңгыраулы яшел гармун
10.2-202 нче төркем студентлары татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Гөлүсә Фәрит кызы җитәкчелегендә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиядә ачык дәрес кунаклары булдылар
22 нче апрель көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә белем алучы 3 курс, 10.2-202 нче төркем студентлары өчен тәҗрибә туплау ягыннан да, соклану, горурлану кебек уңай хис-халәт белән ашкынып яну ягыннан да истәлекле булды. Алар татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Гөлүсә Фәрит кызы җитәкчелегендә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиядә ачык дәрес кунаклары булдылар.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашып килгәндә, мәктәп, бигрәк тә әдәбият дәресләре шушы теманы читләтеп уза алмый, әлбәттә. Ачык дәрес тә тарихи хәтерне яңартырга, әһәмиятле сабак алырга этәргеч булды.
Дәрес темасы – Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы. Дәрес Татарстан һәм Рәсәйнең данлыклы укытучысы Рамилә Әгъзам кызы тарафыннан тәкъдим ителде. Дәрескә галим, профессор Фоат Галимуллин чыгышы аеруча җанланыш кертеп җибәрде. Аның Фатих Кәрим турындагы чыгышы, әсәрнең тарихы турындагы кызыклы мәгълүматы, бигрәк тә “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзекне яттан сөйләве, хәтта җыр көйләве ачык дәрестәге һәркемне сокландырды.
Дәреснең заман таләпләренә ярашлы рәвештә интегратив якын килүгә нигезләнеп оештырылуы да кызыксыну уятты. Укучылар татар поэмасын рус шагыйре А.Т. Твардовскийның “Василий Тёркин”ы белән чагыштырма форматта өйрәнделәр. Ике командага бүленеп, төрле сорауларга җавап бирделәр. Ике әсәрнең охшаш якларын, жанр, идея, гармунның ролен, тел-сурәтләү чараларын ачыкладылар. Укучыларның җаваплары төгәл һәм тулы иде. Дәрес “В землянке” җыры белән төгәлләнде.
Гомумән, бу көн матур тәэсирләргә бай булды, мондый дәресләргә яңадан барып, яңадан тәэсирләнеп кайту, дәресләрне башка, татар җырлары белән дә төгәлләп, аларның гаҗәеп моңын күңелдә саклап, шуның белән җылынып яшәү теләге һәрберебездә тугандыр дип уйлыйбыз.
Дәрес һөнәри яктан да зур табыш буларак истә калды. Булачак татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучылары кызыклы биремнәр, дәресне алып бару, балаларны кызыксындыруның төрле чараларын күрделәр. Укытучыларның әйткән киңәшләрен истә тотып, киләчәк укытучы эшчәнлеге өчен тәҗрибә тупладылар.
Источник: татар татар әдәбияты кафедрасы доценты Каюмова Г.Ф.
Последние новости:
Чествование выпускников-активистов на расширенном заседании Студенческого совета ИФМК
29.06.2025
Выпускной китайских стажёров кафедры ТиППИЯ ИФМК
27.06.2025
Россия в фотообъективе наших студентов
27.06.2025
Студенты ИФМК КФУ стали призерами фотоконкурса "Образ России в объективе"
27.06.2025
Визит МФЦ в ИФМК с целью содействия иностранным студентам
27.06.2025