«МАЯК» иҗади үсеш форумы – 2024
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мөмкинлекләре чикле студентлар өчен «МАЯК» иҗади үсеш форумы узды
16 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мөмкинлекләре чикле студентлар өчен «МАЯК» иҗади үсеш форумы узды. Быел форум Казан федераль университеты дәрәҗәсендә оештырылды.
Форум Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең социаль һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, 1 курс аспиранты Илзирә Галимбикова һәм институт активистлары Сәимә Шаһиәхмәтова, Зәлия Шәмсевалиева, Вероника Хлопцева көче белән гамәлгә ашырылды.
Ел саен форум кысаларында төрле остаханәләр оештырыла. Мәсәлән, быел фото һәм видео төшерү, скрапбукинг ясау буенча мастер-класс һәм «Битлек» рольле уены оештырылды. Шулай ук форумда төп игътибар бирелә торган очрашуларның берсе – ул психолог белән тренинг.
Тренингны 175 гимназиядә педагог-психолог булып эшләүче Мария Порфирьева үткәрде.
«Тренингны без метафорик ассоциатив карталар кулланып уздырдык. Аннары студентлар рәсем ясадылар, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм миңа киләчәккә планнары турында сөйләделәр, ягъни үсеш ноктасын карадылар. Соңыннан рефлексия булды, без эшчәнлегебезне анализладык һәм нәтиҗәләр ясадык», ̶ дип аңлатты ул тренингның тәртибен.
Форум кысаларында оештырылган «Битлек» рольле уены да психологик булып санала һәм студентларның үзләре өчен нәтиҗәләр ясавына юнәлтелгән иде. Бу хакта «полилингваль мохиттә рус һәм инглиз теле» юнәлешендә белем алучы студент, уенны оештыручы Виктория Галкина әйтте.
«Маска» рольле уены ̶ ул катнашучыларны маҗаралар дөньясына алып китә торган уен. Мин студентларга ниндидер вәзгыятьне әйтәм һәм алар үзләренә ниндидер персонаж ролен алалар, ягъни шул рәвешле үзләренә битлек киеп карыйлар. Әлеге уенны психологик дип тә атарга була, чөнки уенчылар үзләре өчен дәрес алып чыга», ̶ диде ул.
Әлеге проект 2021 елдан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе кысаларында үткәрелә башлый. 2022 елны, студентлар тарафыннан уңай бәяләнгәннән соң, институт күләмендә үткәрелә. 2024 елда «Инициатива поколений» дип аталучы студентлар өчен оештырылган проектлар бәйгесендә грант откач, форум КФУ дәрәҗәсендә оештырыла. Быел форумда 60 якын төрле курс студентлары катнашты.
Студентлар һәм оештыручылар яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Ариф Межведиловка, яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградовага, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка һәм Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитовка проектны хуплаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Билалова Камилә, 3 курс студенты
Последние новости:
Мастер - класс по музыкальному творчеству от Центра "Дулкын"
03.12.2024
Встречи с иностранными студентами-первокурсниками
03.12.2024
Республиканская студенческая олимпиада по русскому языку
02.12.2024
Халыклар дуслыгы йортында
02.12.2024
Празднование 80-летия отделения татарской филологии
02.12.2024