«Маяк» иҗади үсеш форумы КФУның иң яхшы проектлар санында
2024 елда Казан (Идел буе) федераль университетында тәүге тапкыр «Инициативы поколения» студентлар проектлары конкурсы узды
2024 елда Казан (Идел буе) федераль университетында тәүге тапкыр «Инициативы поколения» студентлар проектлары конкурсы узды.
Әлеге конкурс кысаларында студентлар 100 000 сумга кадәр булган проектларын тәкъдим итә алдылар. Приз фондының гомуми суммасы 1 000 000 тәшкил итте.
Җиңүгә 14 проект лаек булды, алар арасында Г. Тукая исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбеннән мөмкинлекләре чикле студентлар өчен эшләнгән «Маяк» иҗади үсеш форумы проектын гамәлгә ашыру өчен 95 000 сертификат тапшырдылар. Проектның җитәкчеләре: татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс магистры Галимбикова Илзирә Илгизәр кызы.
«Маяк» проекты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кысаларында 2020 елдан эшләп килә. Яңа уку елында әлеге проектны университет масштабына үткәрелү планнаштырыла.
Форум кысаларында психолог белән эш, төрле юнәлештәге тәҗрибәле спикерлардан мастер-класслар үткәреләчәк.
Әлеге проектның җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә проект эшчәнлегендә зур уңышлар телибез!
Татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы
Последние новости:
Объявлен набор участников для Студенческого марша Победы КФУ
19.01.2026
Объявляем старт конкурса на получение повышенной государственной академической стипендии
19.01.2026
Встреча с полярником: участник антарктической экспедиции выступит в КФУ
19.01.2026
В ИФМК КФУ проходит второй этап Конкурса «Гыйлем»
17.01.2026
ФВИА «Бәйрәм» ИФМК КФУ выступил в Национальной галерее Казанского Кремля
17.01.2026
