Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына “Ветеран” күкрәк билгесе тапшырылды | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына “Ветеран” күкрәк билгесе тапшырылды

Татар әдәбияты кафедрасы профессоры, хезмәттәшебез Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков тарафыннан югары бүләк - “Ветеран” күкрәк билгесе тапшырылды

22 ноябрь көнне, татар әдәбияты кафедрасы профессоры, хезмәттәшебез Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков тарафыннан югары бүләк — “Ветеран” күкрәк билгесе тапшырылды.

Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы 1992 елдан башлап безнең югары уку йортында эшли. Ул — ассистент, өлкән укытучы, доцент, һәм, профессорга кадәрге юлны үтә.

32 ел югары мәктәптә эшләү дәвамында ул үзен югары профессиональ белгеч итеп танытты, фәнни-педагогик эшчәнлеге дә бай һәм нәтиҗәле. 7 монография, 30дан артык дәреслек һәм уку әсбабы, Татарстан мәктәпләре өчен аудиокитаплар коллекциясе авторы һ.б. Ләйлә Ихсан кызы татар балалар әдәбияты белән бәйле фәнни юнәлешне дә актив үстерә, формалашу һәм үсеш тарихын фәнни яктан исбатлап монографияләр, дәреслекләр, кулланмалар эшли. Идел һәм Урал төбәге халыклары, төрки халыклар әдәбиятын чагыштырып мәкаләләр яза. Төрки дәүләтләргә чыгып, (Төркия, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан һ.б.) лекция-докладлар укый. Чит илләрдә чыккан хезмәтләре дә бар.

Л.Минһаҗева тарафыннан эшләнгән “Педагогик белем: мәгариф оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укыту” — яңадан әзерләү программасы Россия төбәкләрендә эшләүче тәрбияче-укытучылар арасында киң кулланылыш алды. Соңгы 4 ел эчендә генә дә 50дән артык студент бу курсларны уңышлы тәмамлап, КФУ дипломын алдылар. Аның җитәкчелегендә, Россия һәм чит илләр өчен төзелгән белем күтәрү программалары да кафедрабызның зур уңышы саналырга хаклы. Ягъни, болар барысы да Л.Минһаҗеваның киңкырлы эшчәнлеге турында сөйли.

Без Ләйлә Ихсан кызын зур уңышы белән котлыйбыз һәм эшчәнлегенең югары бәяләнүенә шатланабыз.

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы.

Фото: БИЗНЕС Online, business-gazeta.ru