Мәшһүр хаттат белән очрашу
Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” фәнни түгәрәге кысаларында татар теле белеме кафедрасы укытучылары Халисә Ширмән һәм Гөлфия Һадиева җитәкчелегендә танылган рәссам һәм каллиграф Нәҗип Нәккаш белән очрашу уздырдылар
29 нчы ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” фәнни түгәрәге кысаларында татар теле белеме кафедрасы укытучылары Халисә Ширмән һәм Гөлфия Һадиева җитәкчелегендә танылган рәссам һәм каллиграф Нәҗип Нәккаш белән очрашу уздырдылар.
Нәҗип Нәккаш – Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев – нәкышчы-каллиграф (хаттат), текстолог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның Рәссамнар берлеге, Һөнәрчеләр берлеге, РФ Каллиграфлар милли берлеге әгъзасы; татар сәнгатенең күренекле вәкилләреннән берсе, аның эшләре һәм иҗаты күпләрне сокландыра.
Нәҗип Нәккаш үзенең иҗатында традицион татар каллиграфиясен һәм сәнгатен үстерә, аны яңарту юнәлешендә эшли, шәмаилләр, тугралар иҗат итә. Аның картиналары арасында Коръән аятьләре, тарихи мотивлар, шигъри юллар һәм заманча стиль элементларын берләштергән каллиграфик композицияләр өстенлек итә. Нәккашның иҗаты күп кенә күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән. Татар бүлегенең 80 еллык юбилее уңае белән 18 нче ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да Нәҗип Нәккашның күргәзмәсе ачылды.
Очрашуда студентлар Нәҗип Нәккашның иҗаты турында сораулар бирделәр. Рәссам үзенең картиналарының темалары, формалары һәм стильләре турында сөйләде, гарәп каллиграфиясенең матурлыгын һәм мәгънәсен, аның төп принципларын, язу төрләрен, хәрефләрнең формаларын һәм композицияләренең структурасын аңлатты, соңыннан студентларның исемнәрен тактага каллиграфик язу ярдәмендә язып күрсәтте. Студентлар аның эшләрендәге хис-кичерешләрнең һәм матурлыкның бирелеше турында кызыксынып тыңладылар. Рәссам студентларга шулай ук каллиграфиянең рухи ягы турында да сөйләде, бу сәнгатьнең кешенең эчке дөньясын, уй-фикерләрен чагылдыра алуын ассызыклады.
Студентларны Нәҗип Нәккашның тормыш юлы да кызыксындырды. Ул 1948 елның 30 июлендә ТАССРның Кызыл Йолдыз районы (1959 елдан Мамадыш районы) Үсәли (элекке Өчиле) авылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, уку алдынгысы буларак, үз мәктәбендә укыта. Җиде ел дәвамында балаларга рәсем дәресләре бирә. «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1985 елда шул ук институтта аспирантураны тәмамлый. «Татар әдәбияты тарихында “Мәҗмүг әл-хикәят” фарсы прозасы җыентыгының татарчага тәрҗемәсе» темасына кандидатлык диссертациясе әзерли. Текстолог буларак, борынгы татар әдәбияты, бигрәк тә гарәп язулы кулъязмаларны һәм китапларны өйрәнә, хәзерге язуга күчерә һәм китап итеп бастыра. Нәккашның тормышында иҗат – ул гади хобби гына түгел, ә аның рухи дөньясының аерылгысыз өлеше. Ул һәрвакыт үзенең эшләрендә татар халкының мәдәни мирасын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырырга тырыша.
Студентлар бу очрашудан бик канәгать калды. Рәссамның осталыгы, аның сәнгатькә карашы һәм традицияләргә хөрмәте аларда гарәп язуын үзләштерүгә теләк-омтылыш уятты.
Нәҗип Нәккашның иҗаты алдагы буыннар өчен дә кыйммәтле хәзинә булып калачак, чөнки ул татар язма мәдәниятенең байлыгын һәм матурлыгын чагылдыра.
Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, язучы Халисә Ширмән
Последние новости:
Искусственный интеллект в дошкольном языковом образовании: друг или враг?
04.12.2024
“Посвят” 2024!
04.12.2024
Продолжаются очные испытания ежегодного конкурса «Студент года - 2024»
03.12.2024
Мастер - класс по музыкальному творчеству от Центра "Дулкын"
03.12.2024
Встречи с иностранными студентами-первокурсниками
03.12.2024