Нәкый Исәнбәткә - 125!
24 нче декабрь көнне Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан танылган язучы һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
Укытучыбыз Гөлфия Рәсил кызы Гайнуллина белән берлектә без – 10.2-101 группа студентлары конференциянең төп шаһитлары булдык. Нәкый Исәнбәтнең иҗаты, тормышы, эшчәнлегенә караган — саллы гына мәгълүмат тупладык.
Түгәрәк өстәлдә безнең югары мәктәбебез укытучысы, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинованың «Нәкый Исәнбәтнең фәнни һәм әдәби эшчәнлеге турында мәгълүмат чыганагы буларак архивы» дигән темага чыгыш ясады.
Чыганак: https://vk.com/wall-18531688_5179?w=wall-18531688_5179
Илзирә Хәйруллина
Последние новости:
Студенты ИФМК КФУ описали архив академика Диляры Тумашевой
23.10.2026
«Образование послезавтра»: финалисты международного медиаконкурса посетили ИФМК
23.10.2026
Диалог культур и языков: в КФУ обсудили тюркский мир в современном контексте
22.10.2026
Айлин Гафурова һәм Саимә Шаһиәхмәтова – Альфа-Банк программасы стипендиатлары!
22.10.2026
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Динә Зарипова – иң дәртле татар кызы!
22.10.2026
