«Нейротатар» фестивале — ясалма фәһем, татар теле һәм милли журналистика очрашкан урын. | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

«Нейротатар» фестивале — ясалма фәһем, татар теле һәм милли журналистика очрашкан урын.

«ТАТМЕДИА» һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты теләге булган һәркемне нейрочелтәрләр кулланырга өйрәнү буенча махсус чарага чакыра.

Программада: — кыска форматлы интерактив лекцияләр, — яшьләрнең реаль тәҗрибәсе, — яңа инструментлар белән танышу. Фестивальдән соң син алган белемеңне шунда ук практикада кулланып карый алачаксың. 2026 нчы елда КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачыла торган «Төрки телле медиа-даирәдә ясалма фәһем» дип исемләнгән магистрлык программасы хакында (20 бюджет урыны) сөйләшү. Ясалма фәһемне кулланып, татар контентын яңа дәрәҗәгә күтәр!

Кил, өйрән, эшләп кара!

           Теркәлү өчен сылтама: https://forms.gle/rD6UtVWxJNf1cooh8

Урыны :Татарстан ур., 2.

Вакыты: 09.04/ 14:00

Керү ирекле, теркәлү таләп ителә.