Некролог | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

Некролог

Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, татар әдәбиятыннан күпсанлы дәреслекләр, кулланмалар авторы Флера Әкрәм кызы Ганиева вафат булу сәбәпле, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Флера Ганиева 1940 елның 25 мартында Татарстанның Арча районы Шура авылында туа. 1957 елда Кырлай урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елда, 5 курста укыган вакытта ук, Хатип Госман җитәкчелегендәге татар әдәбияты кафедрасына эшкә урнаша. 1962 елда югары уку йортын уңышлы тәмамлый, 1962-1965 елларда аспирантурада белем ала. Мәхмүт Галәүнең тарихи романнарын өйрәнеп, 1990 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Казан дәүләт университетында (соңрак Казан федераль университетында) университетында доцент, профессор баскычларын үтеп, ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлый. 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.

Флера Ганиева киң җәмәгатьчелеккә урта һәм югары сыйныф укучылары өчен дәреслек-хрестоматияләр, методик кулланмалар авторы буларак таныла. 5-11 нче сыйныфлар өчен ике буын татар әдәбияты дәреслекләре әзерләп, ул татар әдәбиятын укыту методикасы үсешенә, милли мәгариф өлкәсенә үз өлешен кертә.

Флера Әкрәм кызы – тормышта да якты, ачык, киң күңелле, оптимист кеше иде. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр.

Фото: Татар информ

ИФМК