Педагогик эшчәнлектә традицияләр һәм новаторлык   | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Педагогик эшчәнлектә традицияләр һәм новаторлык  

26 мартта билингвал һәм полилингвал төркемнәрдә белем алучы 3 курс студентлары өчен «Педагогик эшчәнлектә традицияләр һәм новаторлык» дип аталган семинар уздырылды

26 мартта билингвал һәм полилингвал төркемнәрдә белем алучы 3 курс студентлары өчен «Педагогик эшчәнлектә традицияләр һәм новаторлык» дип аталган семинар уздырылды. Семинарга кунак итеп Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укытучысы Рамилә Әгъзәм кызы Абдуллина һәм «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле комплексы укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рамил Гомәр улы Ханнанов килгән иде. Әлеге укытучылар яшьләргә сәләтле балалар белән эшләү алымнарын тәкъдим иттеләр, китап укырга теләк уята торган мастер класс үткәрделәр, укытучыга куела торган традицион таләпләрне искәрттеләр, яшьләргә киңәшләрен бирделәр. Бүгенге мәктәп нинди, яшь укытучылардан нәрсә таләп ителә, укучылар һәм аларның ата-аналары белән ничек уртак тел табарга, укытучы һөнәренең уңай яклары нидә – очрашу кысаларында студентларны борчыган әлеге һәм башка күп кенә сорауларга җавап табылды кебек.

Мәгълүматны татар тел белеме кафедрасы мөдире Г.Р. Галиуллина һәм доцент Р.К. Сәгъдиева әзерләде.