Рәмис Аймәт: “Хыялларыгызны тормышка ашырыгыз!” | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Рәмис Аймәт: “Хыялларыгызны тормышка ашырыгыз!”

Татар теле белеме кафедрасы укытучылары тарафыннан Халыкара туган телләр көненә багышланган “Йөрәктән йөрәккә...” дип исемләнгән мәдәни чара оештырылды

2024 нче елның 20 нче февралендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы укытучылары тарафыннан Халыкара туган телләр көненә багышланган “Йөрәктән йөрәккә…” дип исемләнгән мәдәни чара оештырылды. Бу чараның затлы кунагы булып, татар халкының танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, популяр җырлар авторы, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хөсәен Байкара исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт килгән иде.

Очрашу барышында туган телнең кеше тормышындагы урыны, иҗат итү процессы, шигърият, җыр текстлары язу осталыгы турында фикер алышу булды. Әңгәмә рәвешендә барган чарада Рәмис Аймәт үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, бирелгән сорауларга бәйләп, үзенең шигырьләрен укыды. Чараны алып баручы Халисә Ширмән кунакның халык яратып укыган шигырь китаплары авторы; төрле елларда Шәриф Камал, Габдулла Тукай музейлары эшчәнлегенә яңа сулыш өргән, аларны яңартып җибәргән, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары булып эшләгән талантлы оештыручы; татар халкының танылган шәхесләре белән бик кызыклы әңгәмәләр булдырган публицист-журналист; төрек теленнән әсәрләр, бигрәк тә Орхан Вәли шигъриятен, рус классик язучылары әсәрләрен тәрҗемә иткән оста тәрҗемәче; популяр җырлар авторы, үзе үк җырчы һәм шул ук вакытта аның гади, ихлас кеше булуын студентларга сөйләде. Рәмис Аймәт үзе боларның барысын да бер җепкә тезеп, берләштереп торган төп һөнәре – шагыйрь икәнлеген әйтте. Рәмис Аймәт – татарның танылган эстрада йолдызлары Венера Ганиева, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Эльмира Кәлимуллина, Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова һәм башка бик күпләр белән концертлар оештырган, алар арасында кайнаган шагыйрь; сәнгать кешеләренең күпчелек очракта гади, тормышчан, башкалар кебек үк яши, эшли һәм хыяллана ала торган кешеләр икәнлеген искәртте. Ул үзе дә балачактан театр училищесына укырга керергә һәм артист булырга хыялланган. 1992 нче елда Казан университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын филолог буларак тәмамласа да, язмыш аны барыбер шул балачак хыялы – сәхнә киңлегенә һәм журналист булу сукмагына алып чыга. Туган тел, аның әдәбияты серләрен ачкан остазларын да искә төшерде шагыйрь. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барган беренче укытучысының, аннан соң атаклы галимнәр Нурмөхәммәт Хисамов, Мөхәммәт Мәһдиев, Вахит Хаков, Фәһимә Хисамова, Гомәр Саттаров һәм башка укытучыларның дәресләре күңел түрендә саклануын сөйләде.

Шагыйрь аерым бер җылы хис белән әле күптән түгел дөнья күргән “Сүз иярә” сүз  китабын тәкъдим итте. Бу китапка төрле елларда күренекле шәхесләрдән алган интервью-әңгәмәләре тупланган. Күбесе инде бакыйлыкка күчкән, шуңа күрә бу истәлекләрнең бәһасе елдан-ел арта гына. “Аларның һәрберсе – үзе бер гаҗәеп дөнья, әйткән сүзләре тарихта калыр”, – диде шагыйрь. Журналистика юнәлешендә укучы студентларга исә бу китап әңгәмә кору техникасын үзләштерү өчен дә кирәкле кулланма булып тора.

Узган елның көз айларында илле биш яшен тутырып, юбилей чаралары уздырган Рәмис Аймәт гомер уртасына кадәр эшләнгән эшләрен барлап, студентларга алар турында сөйләп күрсәтте. “Хыялланыгыз! – диде ул. – Тик буш хыяллар булмасын, кайчакта, татар әйтмешли, “Булмас инде! Булмагае!” дип күңелегезне төшермәгез, хыялга алып бара торган максатларны төгәл билгеләп, әкрен генә шул максатларга ирешегез! Сезнең әле иң матур вакытыгыз – яшьлегегез! Мөхәммәт Мәһдиев безгә студент вакытта җырлый иде:

Яшь вакытта күкрәгемә

Чәчәкләр кадамадым.

Чөнки яшьлек үзе чәчәк,

Кирәк дип санамадым…

Аңламаганбыз икән. Әйе, гомер узган саен, яшьлектә кирәк дип санамаган әйберләрнең кирәк булуы ачыклана. Ялкауланмагыз, хыялларга ирешергә көч һәм вакыт табыгыз! Барысына да ирешергә мөмкинлек табыла ул”, – диде шагыйрь.

Очрашу барышында сорау бирергә өлгерми калган студентлар соңыннан Рәмис Аймәт янына килеп, сорау яудырдылар, аның белән фотога төштеләр. Туган телләр көне алдыннан шагыйрь йөрәгеннән чыккан җылылык чын мәгънәсендә яшь йөрәкләргә күчеп, яз сулышын өргән кебек булды. Татар студентларының туган ватанында, үз туган телендә алган кичерешләре, Рәмис Аймәт сүзләренә язылган “Син – минем җанымның яртысы” җыры кебек үк, озак вакытлар күңел түрендә сакланыр.

 

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән