“Рухият”челәрнең мәкаләләре “Казан утлары” һәм “Сәхнә” журналларында
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Рухият» түгәрәге әгъзаларының мәкаләләре “Казан утлары” һәм “Сәхнә” журналларында басылды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Рухият» түгәрәге әгъзаларының мәкаләләре “Казан утлары” һәм “Сәхнә” журналларында басылды.
“Казан утлары”ның 2024 елгы февраль санында “Китап күзәтү” рубрикасында түгәрәкнең старостасы Ралина Хәбированың “Француз телендә нәшер ителгән «Хәзерге татар прозасы антологиясе»нә (Париж, 2021) күзәтү”, ә март аенда Ихтыяр Кыямовның “Хакимлек – Ходайның бүләге дә, аның ләгънәте дә (Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» (2023) китабына күзәтү)” язмалары урын алды.
“Казан утлары” “Рухият” түгәрәге әгъзаларының фәнни мәкаләләрен журналның телеграмм каналында да яктыртып бара.
“Сәхнә” журналының гыйнвар санында Ризәлә Гыйләҗеваның “Көчле шәхес фаҗигасе” мәкаләсе басылды. Мәкалә А.Әхмәтгалиеваның беренче профессиональ татар актрисасы Сәхибҗамал-Гыйззәтуллина Волжская язмышы турындагы “Туташ” романын анализлауга багышланган.
“Рухият”челәр фәнни мәкаләләрен 19 март көнне “Студентларның фәнни-йомгаклау конференциясе”ндә тәкъдим итәчәкләр.
Алга таба “Казан утлары”нда Мәрьям Ибраһимова, Рәзинә Миннегуловаларның язмалары басылуы көтелә. Дәвамлы булсын!
“Рухият” түгәрәгенең старостасы, I курс студенты Ралина Хәбирова
Последние новости:
Президент России поздравил директора ИФМК КФУ с Днём России
11.06.2026
От теории к практике: студентка ИФМК КФУ стала призером Всероссийского конкурса
11.06.2026
Евразийские коммуникации: Татарстан и медиадиалог на ПМЭФ-2026
10.06.2026
«Пушкин – радуга по всей земле»: иностранные студенты и аспиранты приняли участие в торжественном мероприятии, посвящённом Дню русского языка
09.06.2026
Профориентация без границ: преподаватель ИФМК КФУ о работе с китайскими школьниками и педагогами
09.06.2026
