“Шәехзадә Бабич - атылган йолдыз кебек кенә” | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

“Шәехзадә Бабич - атылган йолдыз кебек кенә”

Шәехзадә Бабичның иҗатына багышланган чара узды

20 нче гыйнвар көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-202 һәм 10.2-301 төркем студентлары, Габдулла Тукайның әдәби музеенда, Шәехзадә Бабичның иҗатына багышланган чарада катнашты.

Шагыйрь Ш. Бабич (1895-1919) – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләренең берсе. Аның беренче шигырьләре 1913 елда «Шура» һәм «Акмулла» журналларында басылып чыга, алга таба ул актив рәвештә «Аң», «Кармак» журналларында, «Хөр милләт», «Сүз», «Тормыш», «Ирек» газеталарында языша. Шулай ук укытучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1919 елның мартында нибары егерме дүрт яшендә гомере фаҗигале рәвештә өзелә.

ХХ гасыр башында иҗат иткән әлеге шагыйрь әдәбият тарихында зур урын тота. Әмма, аның иҗатында һәм тормышында әле кара таплар байтак. Әлеге “таплар” хакында, архив материалларын да кулланып, лекцияне галим, язучы Галимҗан Гыйльманов укыды.

Шагыйрь символларга нигезләнеп, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып иҗат итә. “Шәехзадә Бабич — атылган йолдыз кебек кенә”, — дип билгели аны Галимҗан Гыйльманов.

Чарада татар әдәбияты кафедрасы галиме Миләүшә  Хәбетдинова да чыгыш белән катнашты, Шаехзадә Бабич белән бәйле кызыклы фактлар китереп, лекцияне тулыландырды, җанландырды.

Программада Шәехзадә Бабичның шигырләрен уку да каралган иде. Югары мәктәп студентлары тарафыннан укылган, әдәбият кафедрасы профессоры Л.И. Минһаҗева тарафыннан әзерләнгән цикл, әдипнең талантын тулысы белән ачты, иҗатка, шәхескә карата соклану хисләрен  тудырды.

Ачык лекциядә Ш.Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Ул материаллар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән Г. Гыйльмановның шәхси архивында саклана.

 

Мәкаләне язды: Каримуллина Ландыш Рифкатовна – 10.2-202 төркем