Шигърият бәйрәме
Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, Шигърият бәйрәме үткәрелде
Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
(Г.Тукай)
25 апрель көнне, Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, Шигърият бәйрәме үткәрелде. Анда күренекле сәнгать әһелләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар, галимнәр, шул исәптән, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы профессоры Л.И. Минһаҗева да катнашты.
Тантаналы чара Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршындагы мәйданчыкта узды. Бәйрәм кунакларның чыгышы, Ш.Х.Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы студентлары, Арча район Мәдәният йорты иҗат төркеме әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан шагыйрьнең музей комплексында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Шигърият бәйрәменнән соң, Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта очрашулар булды. Кушлавыч музеена сәяхәт, укучылар белән аралашу һәм Тукайның туган йорты нигезенә куелган бюстка чәчәкләр салу, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимовның каберен зиярәт итү һәм аның рухына дога уку – укучылар һәм кунаклар күңелендә якты истәлек булып калды.
Минһаҗева Ләйлә Ихсановна
Последние новости:
В ИФМК КФУ стартует проект для студентов 1 курса «Наука на все 100»
12.12.2025
15 декабря в ИФМК КФУ состоится открытие выставок
12.12.2025
Сохранить язык, культуру и память: «Гыйматдиновские чтения» в Осиновской гимназии
12.12.2025
Студентка ИФМК КФУ стала «Волонтером года – 2025»
11.12.2025
УЧАСТНИКИ МЕЖДУНАРОДНОЙ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКОЙ КОНФЕРЕНЦИИ ОБСУДИЛИ НАСЛЕДИЕ КАЮМА НАСЫРИ И АКТУАЛЬНЫЕ ВОПРОСЫ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКОЗНАНИЯ
11.12.2025
