Шигърияттә кунакта | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

Шигърияттә кунакта

Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булып үтте

21 март көнне, Халыкара шигърият көне уңаеннан, Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булып үтте. Әлеге чарада Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-002 һәм 10.2-101 төркем студентлары да катнашты.

Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге җыентыкта авторның соңгы елларда иҗат ителгән лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган. Аларның күбесендә ул тел, милләт, вазгыять турындагы гамьнәре-уйланулары, шәхси күзәтүләре белән уртаклаша, заман, җәмгыять проблемаларын калкыта. Югары эстетик дәрәҗәдә иҗат ителгән шигырьләрдә эмоциональ-психологик кичерешләр фәлсәфә белән үрелеп килә.

Шагыйрьнең әлеге җыентыкка тупланган шигырьләрен Галиәсгар Камал театры артистлары Дания Нуруллина, Илнур Закиров, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Казан театр училищесы студентлары тамашачыга җиткерде, аерым шигырьләрне кунаклар авторның үз укуында ишетте. Халыкара шигърият көнендә шагыйрь әсәрләренең дүрт – татар, рус, төрек һәм азәрбәйҗан – телләрендә яңгыравы аеруча җылы кабул ителде.

Рәмис Аймәт шигъриятен өйрәнгән әдәбият галимнәре Нурфия Юсупова, Ләйсән Надыршина шагыйрь иҗатының үзенчәлекләре, үсеш-үзгәреше, әлеге җыентыкның хәзерге татар әдәбиятындагы урыны хакында сөйләде.

Шигырьләрне уку, фәнни-тәнкыйди чыгышлар Рәмис Аймәт сүзләренә иҗат ителгән романслар, эстрада җырлары белән үрелеп барды. Аларны Халыкара конкурслар лауреатлары Рәфинә Ганиуллина, Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов һәм Айзилә Зиннәтуллина башкарды.

 

Чыганак: Н.М. Юсупова татар әдәбияты кафедрасы