Студентлар фәнгә багышланган кейс-уенда катнаштылар
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы студентлары «Формула прогресса СНК» кейс-уенында катнаштылар.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы базасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентларның фәнни түгәрәге әгъзалары фән фестивале кысаларында оештырылган «Формула прогресса СНК» кейс-уенында катнаштылар.
Әлеге кейс-уен команданың бердәмлегенә һәм студентлар фәнни түгәрәгенең эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Өч сәгать дәвамында катнашучылар үзләренең проектларын булдырып якладылар, төрле сынаулар аша уздылар, «фәндәге мифлар» темасына иҗади эш башкардылар. Шулай ук, фәнни экспедиция планы булдырып, башка катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Биремнәр арасында студентлар фәнни түгәрәген киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан, реклама төшерү биреме дә бар иде. Кейс-уенда фән һәм иҗатның үрелеп баруы студентларга бик ошады, һәм алар үзләрен яхшы яктан күрсәтә алдылар. Һәр студент диплом белән бүләкләнде.
3 курс студентлары Айгөл Хәбибрахманова, Алсу Касыймова, фото: авторларныкы.
Последние новости:
Per aspera ad astra! Через тернии - к звездам!
02.03.2026
English Blend: Literature & Art
02.03.2026
«Учитель музыки — драйвер креативного будущего»: доценты ИФМК выступили на выставке «Навигатор поступления»
02.03.2026
XXIII Студенческая онлайн-конференция «Языковой вкус эпохи» открыла свои двери студентам-бакалаврам и магистрантам
02.03.2026
Научный потенциал в действии: победа представителя СНК «Lingua Oriens» в конкурсе Фонда Владимира Потанина
02.03.2026
