Студентлар «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесе призеры белән очрашты
Очрашу Көнчыгыш педагогия институтының татар бүлеге ачылу һәм КФУда югары квалификацияле педагогик кадрлар – татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үткәрелде.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 4 курс студентлары Казан федераль университеты студенты, 11 нче номерлы күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесе призеры Резидә Курамшина белән очрашты.
Чара барышында Резидә Зөфәр кызы студентларга уку-укыту методикасы буенча остаханә үткәрде. Студентлар, татар телен белмәүче мәктәп укучылары ролендә булып, ярминкә буйлап сәяхәткә чыктылар. 5 төрле тукталышны үтеп, алар татар телендәге авазлар, саннар, сувенирлар һәм башкалар белән таныштылар. Остаханә барышында Резидә Курамшина, дәрес алып бару белән бергә, аның төрле мизгелләренә аныклык та кертеп барды. Моннан тыш, Резидә Зөфәр кызы студентларны үзенең мөгаллим юлы белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Студентлар исә остаханәне бик ошаттылар һәм тәҗрибәле укытучыдан төпле киңәшләр алдылар.
Без дә Резидә Зөфәровна белән кечкенә генә әңгәмә кордык:
– Үзегез белем алган уку йортына кабат әйләнеп кайтуга нинди хисләр кичердегез?
– Мин моннан китмәгән дә кебек, дөресен генә әйткәндә. Бакалавриатны тәмамлаганнан соң, магистр булдым. Хәзер дә мине бирегә һәрдаим төрле чараларга чакыралар, укытучылар белән дә еш күрешеп торабыз.
– Бу елны Сез «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә икенче урын яуладыгыз. Университетта укыганда да төрле бәйгеләрдә катнаша идегезме?
– Студент вакытта мин күбрәк укуга бирелгән идем, бәйгеләрдә катнашмадым. Тик хәзерге студентларга катнашырга киңәш итәр идем, чөнки бәйгеләр үзеңне шәхес буларак ныграк ачарга һәм тагын да үсәргә, үзеңнең көчле һәм йомшак якларыңны күрергә ярдәм итә.
– Педагогик юнәлештә укыган студентларга һәм яшь укытучыларга нинди теләкләрегез бар?
– Укытучы булыр өчен, бу һөнәрне һәм балаларны яратырга кирәк. Бу юлны сайлаган һәр студент дөрес юлдан атлап барадыр дип ышанам. Миннән теләк шул: һәрчак ихлас булыгыз һәм эшегезне яратып башкарыгыз!
Резидә Зөфәровнага җылы очрашу өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм алга таба да зур уңышлар телибез!
2 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, фото: автор
Последние новости:
Студентлар «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесе призеры белән очрашты
30.10.2026
В ИФМК КФУ обсудили вызовы современной лингвистики
30.10.2026
«Великое русское слово»: в Казанском университете прошел ежегодный молодёжный научно-образовательный фестиваль, посвящённый Дню русского языка
29.10.2026
На конференции KILS 2026 обсудили русский язык в научной и образовательной парадигме
29.10.2026
От теории к практике: делегация ИФМК КФУ посетила Толстовскую гимназию в селе Никольское
29.10.2026
