Студентлар «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбендә катнаштылар
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни түгәрәге студентлары Гүзәл Басыйрова һәм Айсылу Шакирова 2025 нче елның 20-22 нче октябрендә Казан шәһәрендә үткәрелгән «Лингвистика фәне үсешенең хәзерге тенденцияләре: проблематика һәм тикшеренүләр методологиясе» дигән Халыкара фәнни симпозиумда катнаштылар
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни түгәрәге студентлары Гүзәл Басыйрова һәм Айсылу Шакирова 2025 нче елның 20-22 нче октябрендә Казан шәһәрендә үткәрелгән «Лингвистика фәне үсешенең хәзерге тенденцияләре: проблематика һәм тикшеренүләр методологиясе» дигән Халыкара фәнни симпозиумда катнаштылар. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.
Симпозиум Беларусь Республикасы, Казахстан, Үзбәкстан, шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Грозный, Кемерово, Майкоп, башкалабыз Казан һ.б. шәһәрләрдән килгән галимнәр өчен тәҗрибә уртаклашу һәм лингвистика өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү мәйданы булды.
Симпозиум кысаларында «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе оештырылды. Ул Идел буе һәм Урал халыкларының мәдәниятен һәм телләрен заманча тикшерү перспективаларына багышланган иде.
Өч көн дәвамында «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбендә яшь галимнәр, студентлар семинар, түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар, танылган галимнәрнең лекцияләрен тыңладылар.
Халыкара фәнни симпозиум тел белеме фәне үсешенә һәм халыкара фәнни хезмәттәшлекне ныгытуга зур этәргеч бирде.
Мәгълүматны 1 курс студентлары Гүзәл Басыйрова, Айсылу Шакирова һәм студентлар фәнни түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.
Последние новости:
Преподаватели ИФМК КФУ выступили в качестве экспертов республиканских конференций и конкурсов
03.04.2026
В ИФМК КФУ состоится XI Республиканский конкурс «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...»
03.04.2026
Преподаватели ИФМК КФУ выступили на смене «Фэнсэр» в лагере Сэлет
03.04.2026
Стажировка для учителей иностранных языков объединила теорию, практику и живой обмен опытом
03.04.2026
Торжественное награждения участников Ежегодного фестиваля «Студенческая весна – 2026»
03.04.2026
