Студентларыбыз Идел буе федераль округының иң яхшы академик төркеме өчен көч сынаштылар!
И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогик университеты базасында 6-9 ноябрь көннәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы академик төркемнәре слеты узды
И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогик университеты базасында 6-9 ноябрь көннәрендә Идел буе федераль округының иң яхшы академик төркемнәре слеты узды. Биредә Рәсәйнең 8 регионыннан килгән югары белем бирүче уку оешмаларының 14 академик төркеме очрашты.
Слет программасы гаять бай булды: спорт ярышлары, старосталар өчен бәйгеләр, интеллектуаль дебатлар, «Академик инициатива» проектын яклау. Моннан тыш, студентлар уку-укыту һәм мәдәни программаларда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Слет нәтиҗәләре буенча, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-321 төркеме 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек дип табылды. Төркем шулай ук «Академик инициатива» проектын иң яхшы яклаучылар» номинациясендә җиңүгә ия булды!
Студентларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!
Чыганак: 1 курс студенты Мифтахова Азалия, татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов
Последние новости:
Студентларыбыз Идел буе федераль округының иң яхшы академик төркеме өчен көч сынаштылар!
10.11.2025
Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларның игелек акциясе
09.11.2025
Уважаемые участники конкурса ораторского мастерства!
08.11.2025
Приглашаем на презентацию СНК «Музыкальный фольклор татар и народов Поволжья»
06.11.2025
Фестиваль «Открывая мир науки – 2025» в ИФМК КФУ: старт для новых открытий
05.11.2025
