Татар әдәбияты кафедрасына беркетелгән төркемнәр, старосталар һәм куратор Казан федераль университетының “Иң яхшы академик төркем” бәйгесендә зур җиңүләр яулады | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Татар әдәбияты кафедрасына беркетелгән төркемнәр, старосталар һәм куратор Казан федераль университетының “Иң яхшы академик төркем” бәйгесендә зур җиңүләр яулады

30 май көнне Казан федераль университетының “Иң яхшы академик төркем” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

30 май көнне Казан федераль университетының “Иң яхшы академик төркем” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге конкурста татар әдәбияты кафедрасына беркетелгән төркемнәр дә катнашты. Бәйгедә “Казан федераль университетының иң яхшы кураторы”, “Казан федераль университетының иң яхшы старостасы” номинацияләре дә бар иде.

Нәтиҗәдә институтыбызның татар әдәбияты кафедрасы төркемнәре – җиңүчеләр исемлегендә!

Зур төркемнәр арасында “Казан федераль университетының иң яхшы кураторы” булып 10.2.002 төркемнең кураторы Гайнуллина Гөлфия Расил кызы танылды. Беренче урын алган куратор Түбән Новгород шәһәренә сәяхәт юлламасы белән бүләкләнде.

Югары курслар арасында “Казан федераль университетының иң яхшы старостасы” булып шул ук төркемнең старостасы Таһирова Лилия танылды. Әйтергә кирәк, 10.2.002 төркем 2023 елда “Иң яхшы академик төркем” буларак танылып, Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә барып кайтты. Шул ук елны Таһирова Лилия исә “Татарстан Республикасының иң яхшы старостасы” конкурсында җиңү яулады.

“Иң яхшы академик төркем” бәйгесендә куратор һәм старостаның берьюлы җиңүе  КФУ тарихында нибары икенче тапкыр кабатлана.

10.2.102 төркем (кураторы Каюмова Гөлүсә Фәридовна) бу конкурста берничә ел дәвамында уңышлы катнашып, призлы урыннар яулап,  быел “Казан федераль университетының иң яхшы академик төркеме” исеменә лаек булды һәм шулай ук Санкт-Петербургка сәяхәт юлламасы белән бүләкләнде. 1-3 курслар арасында “Казан федераль университетының иң яхшы старостасы” булып шул ук төркемнең старостасы Гыйлҗева Таңсылу  танылды.

Әйтергә кирәк, бу конкурста кафедрага беркетелгән һәр төркемнең актив катнашуында, җиңүендә кафедра мөдире, профессор Флера Сәгыйтовна Сәйфуллинаның һәм Югары мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Дамир Хәйдәрович Хөснетдиновның роле әйтеп бетергесез зур. Дамир Хәйдәрович Хөснетдинов – безнең студентлар өчен гаҗәеп олы терәк. Кураторның җаваплы эшләренең һәркайсында Дамир Хәйдәрович  гел ярдәм итәргә әзер. Кафедра мөдире буларак Флера Сәгыйтовна Сәйфуллина исә безне әлеге конкурска әйдәкләп кенә калмады, бәйге этапларында шәхсән үзе катнашты. Ачык форматтагы  “Куратор сәгате” барышында мөдиребезнең катнашуы аеруча игътибарга һәи ихтирамга лаек.

Кафедрабыз исеменнән Флера Сәгыйтовна Сәйфуллина һәм  Дамир Хәйдәрович Хөснетдиновка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Татар әдәбияты кафедрасын Казан федераль университетының “Иң яхшы академик төркем” конкурсында зур җиңүләр яулавы белән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Татар әдәбияты кафедрасы

https://media.kpfu.ru/news/akadem-gruppa