«Татар бүлегендә белем алмаган булсам, мин Кеше булмас идем...»
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбебез кысаларында бик кызыклы һәм эчтәлекле очрашу булып узды.
Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбебез кысаларында бик кызыклы һәм эчтәлекле очрашу булып узды. Кичәнең кунагы Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе — Рәдиф Гаташ.
Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 мартында Башкортсианның Кушнаренко районы Марс авылында дөньяга килә. Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел белем алганнан соң, Казанга күчеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам итә.
Рәдиф Гаташ мәктәптә укыган вакытта ук әдәбиятка гашыйк була. Урта мәктәптә укыган чорда аның шигырьләрен беренче мәртәбә район газетасында бастырып чыгаралар. Язучының күпьеллык иҗат чишмәсенең башы нәкъ шушы вакытка килеп тоташа.
Кичәне Рәдиф абый үзенең шигырьләрен уку белән башлап җибәрде. Аның «Ирләр булыйк» дип аталган шигырен быел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллин, гает вакытында, чын ирләргә үрнәк өлгесе итеп китергән икән. Шагыйрь әлеге вакыйганы әле дә бик җылы итеп искә ала, ул аның хәтерендә якты хәтирә булып урын алган. Очрашу барышында залдан бер-бер артлы кызыклы сораулар яңгырады, Рәдиф абый аларның барысына да тулы һәм эчтәлекле җавап кайтарды. Татар бүлеге һәм аннан үсеп чыккан олуг шәхесләр турында ул аеруча ялкынланып сөйләде. «Татар бүлегендә белем алмаган булсам, мин Кеше булмас идем», — диде ул. Әлеге бүлектә белем алып чыккан язучы-шагыйрьләр: Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина — татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр.
«Беренче китабым 5000 экземплярда басылып чыкты, һәм аны берничә атна эчендә сатып алып бетерделәр. Чөнки элек халык укырга ярата иде, бүгенге көндә китап укучылар саны бик сирәк. Шагыйрьләрне, бигрәк тә хәзерге заман шагыйрьләрен белергә, укырга кирәк! Мин үземне китаплардан башка күз алдына китерә алмыйм. Электрон китаплар түгел, ә кулга алып укый торганнарын яратам! Китап уку — зур ләззәт ул!», — дип сөйләде шагыйрь.
Очрашу азагында Рәдиф абый студентларга үзенең шигъри җыентыкларын бүләк итте, матур теләкләрен язды. Бу җылы очрашу безнең күңелләрдә мәңге сакланачак.
Очрашуны оештырган татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсановна Минһаҗевага да рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Язманы әзерләделәр: 10.2-302 төркем студентлары Алсу Касыймова, Айгөл Хәбибрахманова
Последние новости:
«Если ты есть - будь первым!»
15.10.2025
Путешествие в мир знаний
15.10.2025
«Татар бүлегендә белем алмаган булсам, мин Кеше булмас идем...»
15.10.2025
Установление сотрудничества между ИФМК КФУ и Чанчуньской школой иностранных языков (Китайская Народная Республика)
15.10.2025
Студенты кафедры РКИ посмотрели трогательный, но в то же время очень актуальный по своей тематике фильм "Дом тигра"
11.10.2025