Татар филологиясенең якты йолдызы. Танылган галимә Диләрә Тумашеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан
19 нчы июльдә төрки һәм татар тел гыйлеме тарихында якты сәхифә калдырган филология фәннәре докторы (1969), Казан университетының профессоры (1970), Ленин ордены кавалеры (1971), Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), Татарстан Республикасы (1977) һәм Россия Федерациясенең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Ресрубликасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге иясе (1994), хөрмәтле укытучыбыз, остазыбыз Диләрә Гариф кызы Тумашевага 100 яшь тулды. Шул уңайдан 20 нче июльдә Казан федераль университеты җитәкчелеге, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, галимәнең туганнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Диләрә Гариф кызының каберенә барып, чәчәк салдылар. Әлеге чарада Д.Г. Тумашева турындагы якты истәлекләр белән Казан федераль университетының президенты Р.Г. Минзарипов, институтыбыз директоры Р.Р. Җамалетдинов, Диләрә Гарифовнаның укучысы, фәнни дәвамчысы, татар теле белеме кафедрасы профессоры Ф.Ш. Нуриева, кафедра мөдире Г.Р. Галиуллина, оныгы медицина фәннәре кандидаты, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология факультеты эчке авырулар кафедрасы мөдире Сәяр Рөстәм улы Абделхаков, кияве медицина фәннәре докторы Рөстәм Аббасович Абделхаков һәм башкалар бүлеште.
Д.Г. Тумашеваның фәнни мирасы бай һәм күпкырлы. Шулар арасында татар теленең көнчыгыш диалектын өйрәнү аерым урын били. Әлеге диалектның үзенчәлекләре “Көнбатыш себер татарлары” (1961), “Язык сибирских татар” (1968), 1977 нче елда нәшер ителгән “Диалекты сибирских татар” хезмәтләрендә тасвирлана. Аларда сөйләшләргә җентекле анализ бирелә, тел үзенчәлекләре генә түгел, халыкның тарихи яшәү шартлары, этник төркемнәре яктыртыла. Диләрә Тумашева ‒ Көнбатыш Себердәге татар шивәләрен тикшереп, татар диалектология фәненең аерым бер катламын ачыклауга үзеннән зур өлеш керткән, шушы өлкәне тикшерүче диалектолог галимнәр тәрбияләгән олуг галимә. Д.Г. Тумашеваның фәнни кыйммәткә ия булган хезмәтләре татар диалектологиясенә генә түгел, гомуми төрки тел белеме өчен дә әһәмиятле табыш.
Диләрә Тумашеваның хәзерге татар әдәби теле грамматикасын өйрәнү юнәлешендәге хезмәтләре дә киң танылу алды. Аның 1964 һәм 1978 нче елларда нәшер ителгән “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” дәреслеге элегрәк дөнья күргән морфологиягә багышланган хезмәтләрнең уңышлы якларын исәпкә алып, бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертеп, тел төзелешенең күп кенә проблемаларына галимнең үз карашын яктыртып эшләнгән. Әлеге хезмәт бүгенгәчә югары уку йортлары студентлары өчен төп чыганак вазифасын башкара.
Татар тел белемендә сүз төркемнәрен функциональ юнәлештә өйрәнә башлау шулай ук академик Д.Г. Тумашева исеме белән бәйле. 1986 нчы елда дөнья күргән “Татарский глагол” фундаменталь хезмәтендә иң катлаулы саналган фигыль сүз төркеме һәм аңа хас грамматик категорияләр функциональ-семантик аспектта комплекслы тикшерелә. Хезмәт татар тел белемендә генә түгел, бөтен тюркология гыйлемендә зур кызыксыну белән кабул ителде һәм бүгенге көндә дә өлге хезмәтен үти. Соңрак басылып чыккан фәнни хезмәтләрдә, дәреслекләрдә, шул исәптән берничә тапкыр рус һәм татар телләрендә нәшер ителгән өчтомлык “Татар грамматикасы” академик басмада Диләрә Тумашева тәгълиматлары тулысынча чагылыш тапты.
Галимәнең фәнни эшчәнлеге педагогик һәм оештыру эше белән тыгыз бәйләнгән: өч дистә елга якын КДУның татар теле кафедрасын, аннары көнчыгыш телләре кафедрасын җитәкләп һәм тарих-филология факультеты деканы буларак, Диләрә Гариф кызы Казан университетында гуманитар белем бирүне үстерүгә зур өлеш кертә. Галимәнең ярты гасырлык фәнни-педагогик эшчәнлеге татар телен саклау һәм фәнни үстерү, югары квалификацияле, үз хезмәтен яраткан, тирән белемле милли кадрлар әзерләү максатына хезмәт итте.
Чыганак: татар теле белеме кафедрасы; фото: Центр профессионального развития "Дулкын", Дарья Анферова
Последние новости:
Начался прием заявок на Третий Российско-китайский конкурс на лучший перевод научно-технических текстов
21.07.2026
Татар филологиясенең якты йолдызы. Танылган галимә Диләрә Тумашеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан
21.07.2026
Владейте английским и китайским – станьте учителем будущего! Поступайте в ИФМК КФУ
21.07.2026
Обмен опытом и цифровые горизонты: преподаватели из Узбекистана прошли стажировку в ИФМК КФУ
21.07.2026
Абитуриентам рассказали о поступлении и возможностях обучения В ИФМК КФУ
20.07.2026
