«Татар сүзе» телевизион бәйгесендә һәркем катнаша ала! | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (953) 489-94-02

«Татар сүзе» телевизион бәйгесендә һәркем катнаша ала!

Татар халкы өчен  мәдәни ел вакыйгасы – «Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша

Татар халкы өчен  мәдәни ел вакыйгасы – «Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша. Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Быел бәйгенең грандиоз юбилей сезоны тагын да күбрәк премиаль фонд (2 000 000 сум) белән сөендерә!

«Татар сүзе» бәйгесенең максаты – туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классик язучыларыбыз әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту. Конкурс нәфис сөйләм күнекмәләрен үзләштерү, Татарстан Республикасында, шулай ук Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә нәфис сүз аша туган телгә карата кызыксыну уяту, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү һәм телевизион кадрлар әзерләү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Узган ел әлеге бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм төрле яшьтәге өч меңнән артык татарны берләштерде. Бәйгегә гаризалар бөтен Россиядән кабул ителгән: Әстерхан, Башкортостан, Мәскәү, Самара, Саратов, Ульяновск, Дагестан, Марий Эл, Киров, Новосибирск, Оренбург, Пенза өлкәләре, Пермь, Свердлау, Төмән, Ханты-Мансийск, Удмуртия, Чувашия республикасы. Үзбәкстан һәм Швейцариядән катнашучыларның булуы – бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилли.

Быел «Татар сүзе» бәйгесе берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.

Махсус «Туган тел» номинациясендә исә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала.

Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган.

Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Милләтебезне үстерүгә ярдәм итүче, туган тел сагында торучы мондый чарадан читтә калмагыз!

 

Тулырак мәгълүмат: https://shayantv.ru/contests/8279/