Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә нигез салучы галимә Рабига Хәкимова эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә нигез салучы галимә Рабига Хәкимова эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл

Очрашуга Рабига ханымның туганнары да килгән иде

22 ноябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Казан университетында мәдәниятләр диалогы киңлегендә татар филологиясе» КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллык, Казан университетының 220 еллык юбилейларына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысасында «Казан университетында татар теле  һәм әдәбияты белеме: проблемалар һәм үсеш юллары. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә нигез салучы галимә Рабига Хәкимова эшчәнлеге»нә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәлне филология фәннәре докторы, профессор татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Рәис кызы Галиуллина ачып җибәрде: «Галимә Рабига Хәкимова турында һәрвакыт әйтеп киләбез, ә аның хезмәтләре аз өйрәнелгән. Бу өлкәдә эшләгән галимнәргә баш иябез. Рабига ханымның туганнары кайда икән, дигән сорауны еш бирә идек. Наилә ханым белән танышу — безнең өчен зур сөенеч».

Төп докладчы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге фәнни хезмәткәре Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы «Казан университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын оештыручы галимә  Рабига Әбзалетдин кызы Хәкимова» дигән темага чыгыш ясады. Халидә Зиннәт кызы төрле архивларда сакланган Рабига Хәкимовага бәйле материалларны өйрәнеп, галимәнең киңкырлы эшчәнлеге хакында беренчеләрдән булып  фәнни һәм вакытлы матбугатта  хәбәр итүче. «Р.А. Хәкимова Чистай өязе Яуширмә авылында туа. 15 яшендә татар теле укыта башлый. Хатын-кызлар оешмаларын җитәкли, коммунистлар партиясенә кабул ителә. Тегүчелек фабрикасында цех профсоюз бюросы рәисе була. Шәхси тормышы белән бәйле рәвештә партия тарафыннан шелтәләр ала. Соңрак бертуганнарының кызын тәрбиягә ала. Почет билгесе ордены, «Мәскәүне саклаган өчен» медале белән бүләкләнә ул. Рабига ханым 1944 елда Мәскәүдә кандидатлык диссертациясе яклый, Казан дәүләт университетында укыта башлый. Шул елда Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырыла, мөдир итеп Рабига Әфзалетдин кызын билгелиләр. 1946 елда методик план үтәлмәгән, укыту программасы Мәскәүдә расланмаган дигән шелтәләр әйтелгәч, бу җитешсезлекләр тиз арада бетереләчәген әйтә. 1950 елда бүлекнең беренче чыгарылышы була. Галимә мишәрләр телен өйрәнү буенча экспедиция оештыра. Авыруына карамастан, аңа 1951 елда гына мөдир вазифасыннан китәргә рөхсәт бирәләр».

Очрашуга Рабига ханымның туганнары да килгән иде. Алар университет өчен бик кыйммәтле фотоларны алып килгәннәр. Наилә ханым галимәнең тәрбиягә алган кызы сөйләгән истәлекләр белән бүлеште.

Татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева «Казан университетында татар теле тарихы фәнен өйрәнү: үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага чыгыш ясады. Ул татар бүлеге ачылуның әһәмиятен ассызыклады: «Татар халкының рун хәрефләре белән язылган истәлекләре сакланган һәм бүгенгә кадәр килеп җиткән икән, без аларны өйрәнергә тиеш. Совет чорында татар теле предмет буларак укытыла башлый. 7 ел гына эшләсә дә, Рабига ханым татар зыялыларын әзерли торган фундамент салып калдыра ала».

«Безнең мирас» журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин: «Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова безгә «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихы», «Музеология» курсларын укытты. Рабига ханымның каберенә дә алып барды. Болар күңелгә сеңеп калып, быел «Безнең мирас» журналына галимә турында материал әзерләдек».

Татарстан Республикасының «Хатын-кызларга, гаиләгә һәм балаларга ярдәм «Сириус» региональ иҗтимагый оешмасы» директоры Сүрия Әзгать кызы Усманова «Татар халкының мәгърифәтче хатын-кызлары» темасы белән чыгыш ясады: «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» китабын эшләгәндә Рабига ханым турында мәгълүмат табуның авырлыгы белән очраштык.  Тәэмина ханым ярдәм итмәсә, китапның бу өлеше чыга алмаган булыр иде».

Чистай районы Яуширмә мәктәбе укытучысы Лилия Марсель кызы  Фәсхетдинова Рабига Хәкимова турында архив документлары белән таныштырды.

Татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре докторы Айрат Фаик улы Юсупов «Казан университетында татар диалектологиясе мәктәбе» дигән чыгышында татар диалектологиясен өйрәнүнең алшартлары, фәнни яссылыкта өйрәнелә башлавы белән таныштырды.

«Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе тарихы турында Халисә Хатыйп кызы Кузьмина (Ширмән) сөйләп китте. 1944 елда ук әдәби түгәрәк оеша һәм бу традицияләр бүген без белгән «Әллүки»гә барып тоташа икән. Татарстан Язучылар берлегендә күпме язучы булса, шуларның 90% әллүкиче булуын ассызыклады ул.

Татар бүлеге ачылуга бәйле тантаналы чаралар 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Мәгълүмат чыганагы: 2 курс студенты Ралина Хәбирова, татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К.Һадиева