Татар теле һәм әдәбияты укытучылары «Дулкын» һөнәр үсеш үзәгендә белем күтәрү курслары үттеләр
23 марттан 3нче апрельгә кадәр Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Дулкын» һөнәри үсеш үзәгендә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары белем күтәрү курслары үттеләр.
«Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының предмет һәм методик осталыкларын камилләштерү» дип аталган 56 сәгатьлек программа (җитәкчесе – проф. Җамалетдинов Р.Р.) Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы укытучылары тарафыннан оештырылды.
Белем күтәрү курслары кысаларында укытучылар уку-укыту оешмаларында заманча дәрес һәм дәрестән тыш чараларны оештыруда уңайлы мохит тудыру шартлары, ХХI гасырның заманча педагогик технологияләре, татар теле һәм әдәбияты укытучысының фәнни-методик тупланмасына таләпләр, дәресләрдә цифрлы технологияләрне куллану мөмкинлекләре һ.б.лар турында кызыклы лекцияләр тыңладылар һәм гамәли дәресләрдә катнаштылар. Казан шәһәре Вахитов районының «Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәбе» мөгаллиме Хәбибрахманова Минзилә Мөдәррис кызы һәм «Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116нчы лицей» укытучысы Габдинова Зилә Әфтах кызы үткәргән осталык дәресләре дә укытучыларның күңеленә хуш килде, үрнәк методик остаханәләрне күрү эш алымнарын төрләндерү мөмкинлекләре тудырды.
Үз һөнәрләренә тугрылыклы булып, күп еллар дәвамында яшь буынга туган тел һәм әдәбият фәннәрен өйрәтүче укытучылар проект эшләре яклаганда үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар, һөнәри эшчәнлектәге уртак проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләделәр.
Эчтәлекле һәм файдалы курслар оештыру, Институт бинасында урнашкан “Белем” музее белән танышу һәм үзара тәҗрибә алмашу мөмкинлеге тудырган өчен, белем күтәрү курслары үтүчеләр Институт җитәкчелегенә, курсларда белем биргән педагогларга һәм “Дулкын” һөнәри үсеш коллективына олуг рәхмәтләрен җиткерделәр, киләчәктә хезмәттәшлектә булачакларын әйттеләр.
Эльвира Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, фото автора
Последние новости:
«В добрый путь!» — филологи и педагоги ВШНКО им. Габдуллы Тукая попрощались со студенчеством
08.07.2026
Студентка ИФМК КФУ завоевала золото олимпиады «Я - профессионал»
08.07.2026
Представители ИФМК КФУ приняли участие в конференции национальных литератур
08.07.2026
От цифровой среды – к цветочному искусству: Преподаватели из Узбекистана посетили открытие выставки «Цветы в деталях»
07.07.2026
Россия открывает двери: Летний университет-2026 стартовал в ИФМК КФУ
07.07.2026
