Татар теле һәм әдәбияты укытучылары фәнни-методик һәм иҗади эшчәнлек  юнәлешендә белем күтәрү курслары үттеләр | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары фәнни-методик һәм иҗади эшчәнлек  юнәлешендә белем күтәрү курслары үттеләр

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Логос” өзлексез белем бирү  үзәгендә төрле фәннәр буенча белем күтәрү курслары дәвам итә.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Логос” өзлексез белем бирү  үзәгендә төрле фәннәр буенча белем күтәрү курслары дәвам итә.  Республиканың төрле районнарыннан килгән 25 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Яңартылган Федераль Дәүләт стандартлары шартларында укытучыларның фәнни-методик һәм иҗади эшчәнлеген оештыру “ программасы буенча чираттагы төркем буларак, 18-24 мартта  әлеге үзәктә курслар үтте.  Ике атна дәвамында укытучылар “ФДС шартларында функциональ грамоталылыкны үстерү”, “Белем бирү оешмасында терроризм һәм экстремизмга каршы профилактика эшләрен оештыру”,  “Белем бирү оешмаларында тәрбия эшен оештыру” һ.б. кебек дәрес- әңгәмәләр белән беррәттән, “Кеше анатомиясе һәм физеологиясе”, “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре” буенча демонстрацион лекцияләр тыңладылар, практик дәресләрдә катнаштылар,  һөнәри компетенцияләрне үстерү юнәлешендәге “Укытучының фәнни-методик тупланмасы”,  “Татар теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри эшчәнлегендә  медиа”, “Татар теле УМКларындагы аутентик текстларга лингвомәдәни анализ”, “Фәнни-тикшеренү мәкаләләренең төзелеше һәм үзенчәлекләре”  һ.б. кебек  семинар-дәресләрдә, осталык дәресләрендә катнаштылар, түгәрәк өстәлдә үзләрен борчыган сораулар буенча чыгышлар ясадылар. Курсларда танылган шәхесләр белән очрашу, алардан осталык дәресләре алу да укытучыларның күңеленә хуш килде. Укытучыларның Казан шәһәренең белем бирү оешмаларында стажировка  үтүе, андагы алдынгы методик эшчәнлек белән танышуы алдагы эшчәнлекләрендә аларны уңышлы файдалану өчен багаж булды.

 

Чыганак:Эльвира Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты