Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курслары үтте
6 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарында хезмәт куючы 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Логос” өзлексез белем бирү үзәгендә “Яңартылган ФДББСын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучысының фәнни-методик һәм иҗади эшчәнлеге” дип аталган белем күтәрү курслары үтте
6 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарында хезмәт куючы 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Логос” өзлексез белем бирү үзәгендә “Яңартылган ФДББСын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучысының фәнни-методик һәм иҗади эшчәнлеге” дип аталган белем күтәрү курслары үтте. Программа гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы укытучылары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Курслар вакытында укытучылар КФУ мөгаллимнәреннән мәгариф өлкәсенә караган документларда яңалыклар, белем бирү оешмаларында тәрбия эшләре алып баруның үзенчәлекләре, укучыларны олимпиада һәм конкурсларга әзерләгәндә истә тотылырга тиешле мәгълүматлар, татар теленнән БДИ һәм ТДИ үзенчәлекләре һ.б. лар турында лекцияләр тыңладылар, гамәли дәресләрдә, осталык дәресләрендә катнаштылар. Шулай ук Казан шәһәренең К.Насыйри исемендәге 180нче мәктәбенә һәм Г.Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиягә стажировкага барып, укытучыларның алдынгы тәҗрибәләре белән таныштылар, Татарстан Республикасының “Белем” мәгариф музеенда булдылар.
Курслар дустанә, җылы мохиттә үтте һәм курсантларның эш тәҗрибәсен уртаклашу рәвешендә әзерләнгән проект эшләре яклау белән тәмамланды.
Э.Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты
Последние новости:
Конкурс афиш и плакатов для фестиваля «Театральное Приволжье»
11.02.2026
Казанский университет чествует талантливых студентов, аспирантов и наставников
11.02.2026
Академия молодежной дипломатии приглашает студентов ВШЗФиМК в мир международного диалога
10.02.2026
От теории к практике: учителя иностранных языков прошли стажировку в школе «Адымнар»
10.02.2026
Ждем на втором туре олимпиады МагистриУМ по РКИ
10.02.2026
