Татар теле белеменең хәзерге торышы һәм уртак эшчәнлек мөмкинлекләре
19 мартта Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән эшлекле очрашу булды.
“Татар теле белеменең хәзерге торышы һәм уртак эшчәнлек мөмкинлекләре” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл форматында үткән очрашуда телче галимнәр үзләренең эш тәҗрибәләре, фәнни-методик тикшеренү юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы мөдире филология фәннәре докторы, профессор, институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина кафедраларның фәнни юнәлешләрендәге традицияләргә һәм яңа юнәлешләргә, уку-укыту, методик, тәрбияви, иҗади өлкәләрне колачлаган киңкырлы эшчәнлеккә тукталдылар.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Илдар улы Халиков татар филологиясенең бүгенге проблемалары, уртак эшчәнлекне оештыру юллары турында чыгыш ясады. Директорның фәнни эшләр буенча урынбасары филология фәннәре докторы Хисамов Олег Ришат улы исә институтта тормышка ашырыла торган проектларны, аларның нәтиҗәләрен, башка фәнни-тикшеренү үзәкләре белән тормышка ашырыла торган башлангычларны презентацияләде.
Казан университеты һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тел галимнәренең үзара багланышлары шактый еллардан бирле дәвам итә. Уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә татар теле белеме өлкәсенә караган күп кенә хезмәтләр дә дөнья күрде. Очрашуда аларның төп казанышлары бәян ителде. Шулай ук фундаменталь фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен югары мәктәптә отышлы куллану, фәнни эшчәнлеккә яшь буынны җәлеп итү мәсьәләләре, татар фәненең үзәге булган әлеге оешмаларның фәнни-методик, матди, техник мөмкинлекләрен заман таләпләренә җавап биргән югары квалификацияле татар филологларын әзерләүдә отышлы куллану үзенчәлекләре игътибар үзәгендә булды.
Высшая школа национального образования и культуры, фото: Гюнель Азизова.
Последние новости:
В ИФМК КФУ прошла встреча с редакцией «Бизнес Online»
01.04.2025
Встреча ИФМК КФУ с руководством ТНВ: новые перспективы сотрудничества
01.04.2025
Зарубежная литература и диалог литератур
01.04.2025
Итоговая научно-образовательная конференция студентов ИФМК КФУ
01.04.2025
Кафедра русского языка и методики его преподавания и кафедра русской литературы и методики ее преподавания обучают учителей Республики Татарстан
01.04.2025