Татар теле белгече бизнес алып бара аламы?
Булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар филологлары һәм журналистлары, татфак тәмамлап, үз эшен алып баручы эшмәкерләргә кызыксындырган сорауларын бирделәр
Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, татар факультетының 80 еллык юбилее уңаеннан, аны тәмамлаган танылган шәхесләр белән очрашуларның чираттагысы 20 ноябрь көнне үтте. Булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар филологлары һәм журналистлары, татфак тәмамлап, үз эшен алып баручы эшмәкерләргә кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Очрашуга Казан дәүләт университетының татар бүлеген 1991нче елда тәмамлаган, хәзерге вакытта үз эше итеп Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакларына экскурсияләр үткәрү белән шөгыльләнүче Раушания Вәгыйзь кызы Миңнуллина һәм «Теория» дизайн-студиясе авторы, Basma клавиатурасы, «Әлбәттә» һәм “Сәлам” УМКсы проектлары авторы, университетның 2006 елгы чыгарылыш студенты Илдар Хәлил улы Әюпов килгән иде. Спикерлар “Бизнес башлау өчен, нинди шартларның үтәлеше кирәк?”, “Сез үз эшегез белән шөгыльләнермен дип хыяллана идегезме?”, “Татар теле белгече булуыгыз эшегездә ни дәрәҗәдә кирәк?”, “Без бизнесменнар була алырбызмы? Ничек уйлыйсыз?” һ.б.лар кебек студентларның кызыклы һәм төртмә сорауларына җаваплар бирделәр, студент елларында булган кызыклы хатирәләрне искә алдылар, заман яшьләренә үз эшен башлап җибәрү һәм телебезне, милләтебезне таныту юнәлешендә эш алып бару өчен, үз киңәшләрен җиткерделәр.
Очрашу дустанә мөнәсәбәттә үтте, саубуллашу вакыты җиткәч тә студентлар эшмәкерләрне озатырга ашыкмадылар, аларны уратып алып, сораулар яудырдылар, әңгәмәләр дәвам итте.
Эльвира Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты
Последние новости:
«В чем секрет души народа?»
В ИФМК презентуют книгу «Умарта»: выпускница КФУ стала лауреатом премии имени Шайхи Маннура
17.03.2026
Студенты-пиарщики ИФМК прошли экстремальную проверку на стресс-игре от экспертов АНО «Диалог Регионы»
16.03.2026
Перспективы музыкального образования в РТ
16.03.2026
В Казани стартовала конференция «Еники укулары»: в школе «Адымнар» почтили память классика и задумались о создании музея
16.03.2026
